Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Булганнан бар да була...

Безнен Карадуган балалар бакчасының уртанчылар һәм зурлар төркеме тәрбиячеләре Раушания Фаилевна белән Дилә Сәлимҗановна балалар белән генә түгел, ә һәрдаим әти-әниләр белән дә тәрбияви чаралар уздырып торалар.

Күптән түгел "Балачак иле" музее ачканда үзебезнең әти-әни, әби-бабаларыбызның уйнаган уенчыклары, уен кораллары белән таныштык, хәзерге чор белән чагыштырдык. Шулай ук өлкәннәр көне уңаеннан "Әбием сандыгы" кургәзмәсе оештырылды. Анда да әбиләребезнең сөлге, кульяулыклары, аларның төн утырып чигүләре, бизәк төшеруләре турында сөйләштек. Бу безгә генә тугел, әби-бабаларыбызга бик кирәкле кургәзмә булды дип уйлыйм, чөнки алар рәхәтләнеп искә алып сөйлиләр, хәтерләрен яңарталар. Әниләр көне уңаеннан да кургәзмә оештырылды. Монсында әниләр татар халкының милли киемнәрен тегәргә тиеш иделәр. Татар халкының милли бизәкләре төшкән киемнәрне күрү хәзерге мохиттә бик сирәк. Монда да төркемебез әниләре бик тырышып әзерләнгән.

Ә инде күптән түгел тагын бер чара оештырылды. Ансы "Гаилә һәм мәктәп" җурналы оештыра торган "Җылы рәхәте" акциясендә катнаштык. Бу юлы да әти-әниләребез бик теләп катнашты, анда без балалар һәм өлкәннәр йорты өчен йоннан бәйләнгән яисә күн йә тукымадан теккән бияләй, носкилар алып килеп тапшырырга тиеш идек. Аның турында "Гаилә һәм мәктәп" журналы да рәхмәт әйтеп язган иде.

Бу эшләрне берсендә мәҗбүри кушмыйлар, кем тели шул. Әмма шуңа да карамастан барлык әниләребездә бик теләп катнаша, чөнки бу безгә тәрбияви чара булып тора. Чараларга катнашканда без балаларыбызга да нәрсәнең ни өчен кирәклеген аңлатабыз.

Шундый тәрбияви, эчтәлекле чаралар булып торсын иде. Рәхмәт безне шулай үз балалары кебек күреп тәрбияви чаралар оештырып торган тәрбияче апаларыбызга. Аларга иҗат унышлары эшләре гел уң булып торуын телибез!

Алия Хисамова

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карадуган балалар бакчасы Җылы рәхәте