Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чепья балалар бакчасында узган семинар ниләр белән истә калды? (+фото)

Чепья авылында урнашкан катнаш төрдәге балалар бакчасына республика районнарыннан мәгариф идарәләренең мәктәпкәчә белем бирү методистлары һәм белгечләре җыелды

«Кече Ватан традицияләре аша әхлакый-патриотик тәрбияне төрле яклап үстерү өчен шартлар тудыру» дигән исем астында оештырылган республика семинарында Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов чыгыш ясады. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмовның сәламләү сүзләре яңгырады. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Йолдыз Хисамиеваның Балтач районына, ана теле-туган телгә карата әйтелгән җылы сүзләре, «Без төрле, әмма без бердәм» дип яшәүче Чепья балалар бакчасы коллективына, гомумән, семинарда катнашкан һәркемгә яңа рух, хезмәт дәрте өстәде.

Чепья балалар бакчасының музыка җитәкчесе Лариса Тарасова җитәкләгән музыкаль флешмобтан ук бакча сабыйларының туган җирен, илен ярату тойгылары сизелеп тора. Милли хисләр аларга хәзердән үк таныш. Инде кечкенәдән үк алар татар халкының Сабантуйга әрәпә җыю йоласын үтиләр, рус халкының «Каравон» бәйрәмен сәхнәләштереп, удмурт халкының милли горурлыгы булган камалиен, татар кызларының хәситәсен киеп бииләр, мариларның «Шинчымаш кас»ында (кич утыру диик инде, З.Ш.) нинди рәхәт, күңелле икәнлеген беләләр. Балаларның тыпырдап биюләреннән үк Кече Ватанга карата мәхәббәт, ышаныч, рухи көч чагылыш таба. Менә, ичмасам, биеп тә күрсәтә Чепья балалары! Гармунда уйный белүче сабыйларына кадәр бар. Бар да милли киемнән. Милли күренешләр булмаган бер генә төркем да юк ахырысы монда, һичьюгы, нәкышлар булса да куелган. Җыр-бию, фольклор, этномәдәни проектлар (әлеге проектларны тәкъдим иткәндә һәрбер тәрбияченең үз эшенең осталары икәнлеген күрсәгез сез, бии башласалар туктый алмыйлар, әйдә җырлыйбыз дип кенә торалар, гармуннары да тынмый торган диярсең. Мондый шартларда тәрбияләнгән бала ничек музыка җанлы булмасын да, ничек җырларда җырланган үз Ватанын яратмасын ди!), презентацияләр, татар-удмурт-мари-рус утарларын чагылдырган мини музейлар – һәрберсе заманча мәгариф технологияләре аша гамәлгә ашырылган. Алдынгы карашлы балалар бакчалары күргәзмәләр оештырган – беренче категорияле тәрбиячеләр, Урта Көшкәттән Людмила Якимова, Соснадан Гөлсу Габдрахманова удмурт һәм татар хатын-кызларының күкрәкчәләрен бизәүче «Монисто - Камали» һәм «Хәситә» ясау буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Кариледән Гөлназ Гатауллина халык һөнәрчелеге буенча агач эшләнмәләргә басым ясаган, Салавычтан Энҗе Мөхәммәдиева белән Гөлназ Кәлимуллина игътибарны «Чемодан эчендәге музей» күренешләренә юнәлдерде, бистәнең 5нче номерлы балалар бакчасыннан Ландыш Закирҗанова Идел буе халыкларының тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен яңартты, 1нче номерлы балалар бакчасыннан Гөлфинә Акбированың тылсымлы хәзинә традицияләренә корылган иҗади эшчәнлеге  кызыксыну уятты, Куныр балалар бакчасыннан Гөлчәчәк Нәҗипова мәдәниятле итеп аралашу кулланмаларына тукталган, 2нче номерлы бакчадан Алия Мөбарәкшина «Кече Ватаным һөнәрләре» темасына ясаган продуктларын тәкъдим итте, 3нче номерлы бакчадан Фәния Гомәрова «Безнең күпмилләтле Татарстан» дигән темага авторлык дидактик материаллардан, кулланмалардан  презентацияләр эшләгән. Карадуган, Кече Лызи һәм башка  балалар бакчалары да үз эшчәнлекләрен бәян итте. Карадуганның хан заманыннан калган калфагы гына да күңелдә  дәрәҗә уята.

– Гадәттә, эш урыныннан кемдер нәрсәдер алып кайтырга мөмкин, – ди мәктәпкәчә белем бирү методисты, үзе дә балалар кебек ачык күңелле Гөлнара Нотфуллина. – Ә безнең тәрбиячеләр, методистлар, киресенчә, өйләреннән ташый. Хәтта ирләрен дә бакчага алып килә. Мәктәп-бакча комплексларының балалар бакчалары хисабына гөрләтеп яшәүләрен әйтеп тә торасы юк.

Чепья балалар бакчасында ир солтаннары да эшли икән дип гармунчыларга соклануларны гаҗәпкә калулар алыштырды. Көпә-көндез, эшләрен калдырып, хәләлләренең хезмәтләре югары бәяләнсен өчен ничек тырыша алар! Үзе бер тәрбия  алымы, афәрин. Мондый әтиләр каршында баш ияргә генә кала. Хәер, семинарның чираттагы бер темасы да балалар бакчасы белән гаиләнең үзара мөнәсәбәтенә корылган иде бит. Ватанпәрвәрлеккә килгәндә, биредә Кече Ватан аша патриотик тәрбия бирүне төрле яклап үстерүгә шартлар тудырылган булуына кунаклар да инанды, төрле милли уен кораллары, барлык нәкыш бизәкләр, горурлыклар истә тотып тегелгән милли күлмәкләр, яттан белгән җырлар-биюләр, уен-йолалар – ачык мисалларның берничәсе. Тәрбиячеләрнең эш алымнарын якыннан күргәч, Идел буе халыкларының мәдәнияте белән танышуда иң яхшы тәрбияви белемнәр, мөгаен, безнең Балтач районында дигән матур уйлар да биләп ала. «Халыклар дуслыгы» музеенда матур уйлар тулыланды гына.

Шулай итеп, район тәрбияче-ләренең эшчәнлеге югары бәя алды, сокланучылар күп булды, алар бездән тәҗрибә туплап, үрнәк алып, үзләренә кунакка дәшеп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев