«Чисталык» дәресендә
Тын гына музыка уйный. Янәшәдә генә кошлар сайрый. Әйтерсең, җәйге таң... 16нчы гыйнвар көнне Балтач урта мәктәбендәге укулар әнә шулай башланып китте. Ап-ак кардан шыгыр-шыгыр атлап килгән балалар мәктәп ишеген ачып керү белән җәйге табигатькә аяк атлады.
Рәмзия Зарипова белдерүенчә, быелгы «Чисталык» дәресләре махсус экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында гына үткәрелмәгән. Ул матур традициянең дәвамы гына. Әлеге чараларның тәрбияви әһәмияте зур һәм алар берсе дә эзсез узмый. Мәктәп базасында эшләп килүче түгәрәкләр эшчәнлеге, укучыларның фәнни-гамәли конференцияләрдә үз эшләрен тәкъдим итеп, матур уңышларга ирешүе моның ачык мисалы булып тора.
«Чисталык» дәресендә булып укытучы һәм укучыларның еллык хезмәтләре белән танышкач, боларның берсе дә «күз буяу» түгеллегенә инанып, табигать өчен җан атып йөрүче кешеләр, экологик проблемаларга битараф булмаган табигать дуслары булганга сөенеп куйдым. Игелекле хезмәтегез эзсез узмасын иде дә, сезнең сафларга башкалар да кушылсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев