Чын күңелдән (+фоторепортаж)
Безнең Карадуган балалар бакчасында бәйрәмнәрне үзенә күрә бер ямь белән, җанлы, матур итеп үткәрә беләләр шул.
Икенче өлеше инде онытылып бар язган , милли калфакларыбыз тарихы белән башланды. Үзебезнең музей директорыбыз Фирая Зыятдинованың чыгышын яратып, кызыкыснып тыңладык. Соңыннан балалар белән берлектә кызлар өчен калфак, малайларга милли бизәкләр кулланып кулъяулык чигү буенча мастер-класс үткәрелде. Бәйрәмне тәрбияче апаларыбыз - Наҗия Әдһәмовна һәм Эльмира Шәкуровнаның махсус тегелгән күлмәкләрдән һәм калфаклар киеп алып барулары да әлеге бәйрәмнең тәрбияви чарасы иде.
Зур тырышлык куеп, күңел җылыгызны балаларыбызга биреп,бүгенге заман таләпләрен үтәп, югары дәрәҗәдә белем һәм тәрбия биргәннәре өчен, гел яңарышка омтылган көчле,бердәм коллективка зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев