7-8 октябрьдә Казан шәһәрендә дәүләт телләре буенча Бөтенрәсәй күләмендәге олимпиаданың региональ этабы үткәрелгән иде.
Бу олимпиадада 10-11 сыйныф һәм югары уку йортлары студентлары (республика буенча 500 ләп кеше) катнашты. Укучыларга рус телендә эссе, тест сораулары һәм тәрҗемә биремнәре тәкъдим ителгән. Күптән түгел генә әлеге ярышның нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең районнан Норма мәктәбеннән Ризванова Зәлия, Фатыйхова Лилия, Әсхадуллина Гөлназ, Мәхмүтова Илүзә, Балтач мәктәбеннән Йосыпова Динә, Ибраһимова Энҗе, Ибраһимова Зилә, Хәйретдинова Лилия, Балтач гимназиясеннән Мәхмүтова Лилия, Муллагалиева Камилә, Куныр мәктәбеннән Михайлова Снежана, Бөрбаш мәктәбеннән Латыйпова Алсу региональ этапның призерлары булдылар.
Балтач мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучысы Йосыпова Динә (укытучысы Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы), региональ этапның призеры буларак, 2-4 нче ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә үтәчәк олимпиаданың йомгаклау этабында катнашачак. Әлеге өлештә катнашу өчен региональ тур нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасыннан бары 10 укучы гына сайлап алынган. Кызларны җиңүләре белән котлыйбыз, Динәгә йомгаклау этабында уңышлар телибез!
Фидания Сабирова
Мәгариф идарәсе методисты
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев