Дусларыбыз арта
Яңгул урта мәктәбендә «Парклар маршы - 2013» акциясенә нәтиҗәләр ясалды.
Экологиягә кагылышлы рәсем, инша, фотосурәт бәйгеләрендә җиңүчеләргә диплом һәм бүләкләр тапшырылды. Табигатьне саклау буенча нәтиҗәле белем һәм тәрбия биргән укытучыларның хезмәте дә аерым билгеләп үтелде.
- 11 ел элек 38 кеше белән башланып киткән «Парклар маршы»ның географиясе елдан-ел киңәюе бик сөенечле хәл. Безнең белән теләктәшлектә эшләүче хезмәт коллективларының, иганәчеләребезнең гел ярдәмен тоябыз, - диде Балтач дәүләт табигый тыюлыгы директоры Альберт Фәхретдинов. «Парклар маршы - 2012»дә җиңү яулап, республика күләмендә дә җиңүче булган Яңгул урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Искәндәр Шәфигуллин сәхнә түренә күтәрелгәч:
- Бу егет безнеке булачак! - дип аңа югары бәя бирде җитәкче.
Арбор мәктәбеннән Фәнис Кәбиров, Шеңшеңәрдән Илүзә Габбасовалар да узган ел районда беренчелекне алып, республикада кызыксындыру бүләгенә ия булганнар.
- Әлеге укучыларга бүләкләрне шушы чарада тапшыруыбыз юкка түгел. Аларның уңышларын башкалар да күрсен, калганнарга стимул булсын, - диде тыюлык директоры.
Быел акциядә 34 мәктәптән 600дән артык бала катнашкан. Димәк, табигать, Җир-Анабыз өчен борчылучы, аны якларга һәм сакларга әзер торучы дусларыбыз сафы артканнан-арта дигән сүз. Шунысы әһәмиятле, «Парклар маршы» белемнәребезне тикшерү белән беррәттән, табигать турындагы фикерләребезнең яхшымы, начармы икәнен дә ачыкларга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев