Гимназиялеләр көзге походка чыккан (фото)
Якшәмбе көнне без, Балтач гимназиясенең 6нчы А классы, көзге походка чыктык.
Экскурсия күңелле үтсен дип, без бик күп кызыклы уеннар әзерләдек. Бөтенебез көлешеп һәм теләп уйнадык. Безгә сыйныф җитәкчебез Чулпан Мөдәрисовна да кушылды. Безнең белән әти-әниләр, сеңелкәш- энекәшләр дә барган иде. Алар да рәхәтләнеп уйнады, файдалы итеп вакыт уздырдылар. Уеннар уйнагач, без өйдән алып килгән ризыклар белән тамак ялгап алдык, көч җыйдык. Аннары без фотосессия үткәрдек. Көзге яфраклар фонында фотолар бик матур һәм кызыклы чыкты. Якында гына балалар мәйданчыгы да бар иде. Без анда да азрак уйнадык та, әйберләрне җыеп, чүпләрне җыештырып, өйгә кайтып киттек. Ул көнне искә алганда, күңелдә кояш елмая.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев