Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ике елдан БДИга гарәп телен кертергә планлаштыралар

Гимназиянең Абу-Дабидагы филиалы – рус мәктәбе 2021 елда ачылды.

РФ Мәгариф министрлыгы ике елдан БДИга сайлап алу буенча алтынчы имтихан итеп гарәп телен кертергә планлаштыра, дип хәбәр итте министрлык башлыгы Сергей Кравцов. Бу хакта РИА Новости яза.

Россия Президенты Владимир Путин һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты Мөхәммәд бән Заид Әл Нахайян дүшәмбе Мәскәү өлкәсендә Е.М.Примаков исемендәге гимназиядә булды. Гимназиянең Абу-Дабидагы филиалы – рус мәктәбе 2021 елда ачылды. Мәгариф министрлыгы башлыгы гимназиядә булган чакта лидерларга ике ил арасында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары, шул исәптән мәктәп укучылары һәм укытучылар арасында алмашуны киңәйтү планнары турында сөйләде.

«Ике елдан Бердәм дәүләт имтиханына – безнең үзәкләштерелгән тестлаштыруга сайлап алу буенча алтынчы имтихан буларак гарәп телен кертергә планлаштырабыз», - дип сөйләде Кравцов презентация барышында.

Ноябрьдә Примаков гимназиясендә бүгенге көн дөньясында гарәп телен укыту мәсьәләләренә багышланган беренче форум узачак, дип билгеләп үтте ул. Анда уннан артык илдән галимнәр һәм педагоглар катнашачак, дип көтелә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев