Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ике килен-килендәш - Гөлназ һәм Роза Шәриповалар

Күрше Биктәш авылы кызы Розаның Яңгул килене булганына унсигез ел икән инде.

Яңгул мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта башлаганына да шуннан аз гына ким. Аңа кадәр Яңа Салавыч, Балтач мәктәпләрендә, Балтач гимназиясендә эшләгән. Югары категорияле укытучы.
Килендәше Гөлназ исә шушы авылныкы. 1997 елдан бирле үзе укыган мәктәптә балаларны көн дә тәмле ризыклар белән сыйлый. Кайнаналары - әниләре Хәтимә апа да бик күп еллар шушы мәктәптә техничка булып эшләгән.
-Мин бу йортка килен булып килгәндә Илһам абый белән Гөлназларның уллары Илшатка өч яшь иде инде. Ике ел ярым барыбыз бергә зур, тату гаилә булып яшәдек. Олы улыбыз Дәнис монда туды. Әле кияүгә чыккач та бер ел гимназиягә йөреп эшләдем, әти-әни дә, Илһам абыйлар да ник бер тапкыр караңгы чырай күрсәтсен! Гөлназ белән ике арада да беркайчан үпкәләү, сез алай, без болай дип сүзләшү, эш бүлешү, көнләшү булмады. Миңа калса, бөтенесе дә әнидән торды, ул барысын да бик акыллы гына "көйли" иде. Эшне дә ипләп, бүлеп куша белде, бөтенебезне тигез күрде. Гөлназ белән дә беренче көннән үк нык дуслаштык. Ул бик ачык, киң күңелле, сөйләшергә, аралашырга бик рәхәт кеше. Уңган, булган да. Эшләрне бергә эшләдек, керләрне дә бергә юа идек. Ни дисәң дә, әле автомат машиналар заманы түгел, гаилә ишле, сигезәр-унар чиләк кер юабыз да, бергә чишмәгә барып чайкыйбыз... Инде башка чыкканга күп еллар үтсә дә, без һаман бергә. Балаларыбыз да бик дус. Әле менә кичә генә безгә ашлык кайтты, Гөлназлар дәррәү төштеләр, шул арада тутырып, урнаштырып та бетердек. Бәрәңге казыганда, башка зур эшләрдә дә, аш-су итсәк тә гел бергә. Тормыш иптәшем Рәсим белән Илһам абый гына түгел, Гөлназ белән без дә бертуганнар кебек хәзер.
Өлкән килен буларак, Гөлназдан: "Розаның килен булып килгән чагын хәтерлисеңме? Аңа кадәр бер-берегезне белә идегезме? Нинди кеше булыр дип куркып көттеңме?" - дип сорыйм.
- Дөресен әйткәндә, хәтерләмим дә инде. Танышлар булмасак та, куркып көттем димәс идем. Ни дисәң дә, аралашырга үз тиңең, иптәшең була бит инде. Олылар белән олыларча аралашасың, яшьләр белән яшьләрчә дигәндәй... Чыннан да, беренче көннән үк дуслашып киттек, әле дә эшебез дә, ашыбыз да, серләребез дә уртак, - ди ул.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250