Изге Болгар җиренә сәяхәтебез
Җәйге отпуска чорында кем кая барырга дип хыялланган вакытта, без Куныр урта мәктәбе коллективы Болгар җиренә сәяхәт итәргә булдык.
Ура! Бу - күңелле яллар, кызыклы очрашулар дигән сүз.
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы 1969 елда ачылган. Ул Татарстан Республикасында иң борынгы истәлекләрдән санала. Биредә Идел Болгарстаны 922 елда рәсми рәвештә Ислам динен кабул итә. Шуңа күрә Болгар дәүләт музей-тыюлыгы Россия мөселманнары өчен дә изге урын санала икән. Болгар шәһәрен яңадан торгызу – Татарстанның мөһим мәдәни проектларының берсе. Билгеле булганча, әлеге эшләр республиканың элекке Президенты, «Яңарыш» фонды җитәкчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә алып барыла. 2014 нче елда Болгар музей-тыюлыгының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Исемлегенә кертелүе үзе генә дә республиканың яңа баскычка күтәрелүен, дөнья күләмендә танылуын күрсәтә. Казан кирмәненнән соң (2000 ел) ул – исемлеккә кертелгән икенче тарихи ядкәр.
Кояшлы август иртәсендә без Изге Болгар җиренә сәяхәткә кузгалдык. Хәерле сәгатьтә! Тәрәзәдән тирә-якны күзәтеп барабыз. Көн җиләс булуга карамастан, автобуста бару бик рәхәт. Бик күп районнар чиген узып , бар дөньянын матурлыгына сокланып , бик тиз барып җиткәнне сизмәдектә без. Шоферларыбыз Анатолий да бик тәҗрибәле йөртүче булып чыкты. Безне уңайлы һәм җитез генә итеп Болгар җиренә илтеп тә җиткерде.
Болгар тыюлыгына керәбез. Экскурсоводыбыз Люция ханым автобуста ук Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы белән таныштыра башлады. Без аның сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлыйбыз. Менә нинди икән ул! Рәсемнәрдән күргән корылмалар чынбарлыкта тагын да матуррак икән, ләбаса!Беренче тукталышыбыз Җәмигъ мәчете. Ул шәһре Болгардагы иң мөһим корылмаларның берсе булган. Манарасы күккә ашкан (36 м) мәчетнең нинди мәһабәт булуын без экскурсовод сүзләре буенча күз алдына китердек. Биек краннар булмаган вакытта да нинди корылмалар эшли алган безнең бабайлар. Ак пулат, Кара пулат, Хан төрбәсе, Кече манара, мунчалар...
Ак пулат мунча хезмәтен үтәгән. Чисталык, пөхтәлек өлгесе булган. Ике өлештән торган: хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен юыну бүлмәсе. Мунчаның чишенү өлеше, салкын сулы бүлмәсе яки бассейны, җылы бүлмәсе, ял иту урыны да булган. Монда фикер алышканнар, бәхәсләшкәннәр, шигырьләр укыганнар. Ак пулатта артистлар, җырчылар, шагыйрьләр дә чыгыш ясаган. Саклык белән тар гына асфальт юлдан, экскурсоводны тыңлый-тыңлый, алга атладык. Һәр адымда тарих, тарих, тарих...
Чираттагы тукталышыбыз – тыюлыкта яңа сафка баскан мәчет.Аны Хәтер тамгасы дип атаганнар Мәчетнең аскы катында без Болгар тарихына караган рәсем һәм борынгы китаплар күргәзмәсе белән таныштык. Өске катта исә барыбызны да таң калдырган экспонат – зәвыклы итеп эшләнгән Коръән китабы булды. Коръән китабы Гиннесның рекордлар китабына кертелгән, 632 битле, авырлыгы 800 кг. Тышлыгы асылташлар белән бизәлгән.
Алдагы тукталыш – кече манара, борынгыдан җимерелмичә сакланып калган бердәнбер корылма. Ул манарага Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай да менгән булганнар. Манараның баскычлары биек итеп ясалган, 40 басмалы бормалы баскыч буенча менеп җитүе дә бик кыенга туры килде. Ә өске мәйданчыктан тирә-юнь уч төбендәге кебек күренә. Манара шулкадәр нык итеп салынган: тагын мең ел торса да җимерелмәс, мөгаен.
Сәяхәтебезнең тагын бер тукталышы – Ак мәчет. Ул тыюлыктан бераз читтәрәк салынган. Ап-ак булып ерактан ук балкып торучы Ак мәчетне күргәч, хәйран калдык. Нинди могҗиза, нинди матурлык! Ул әллә кайдан ук затлы, матур булып күренеп тора.Мәчетнең диварлары ләлә чәчәкләрен хәтерләтүче орнаментлар белән бизәлгән. Бисмиллаларыбызны әйтеп, мәчет эченә уздык, зиннәтле бүлмәләрне сокланып карап йөрдек. Мәчет янәшәсендә генә киләчәктә шәкертләр белем алачак мәдрәсә дә бар. Мәчеттән ерак түгел җил тегермәне һәм агачтан авыл йортларына охшатып салынган корылмалар да мондагы төзелешнең киң колачлы булуын күрсәтә. Әлеге корылмаларда “Икмәк музее” ачылган икән. Ул интерактив этнографик музей буларак эшли. Татар җирендә ни рәвешле авыл хуҗалыгы үскәнен кешеләр карый гына түгел, ә тотып та, шушы процесста үзләре дә катнашып карый ала. Биредә җил тегермәне сафка баскан. Монда он тарттырып була. Су тегермәне, тегермәнче йорты да бар, ләкин алар макет буларак төзелгән. Моннан тыш пекарня, тимерче алачыгы, чүлмәкче йорты да күтәрелгән. Тимерче йортында остазлар дәресе алып була. Үз куллары белән ясаган чүлмәкләр музейга килүчеләрнең күңеленә хуш килә.
Болгар шәһәре–һәрбер татар кешесе өчен изге урын. Шәһре Болгар җирләрендә булып, борынгы бабайлар йөргән юллардан узу–безнең өчен зур шатлык. Болгар дәүләте турында күп мәгълүмат тупладык, кызыклы риваятьләр ишеттек. Бу сәяхәт безнең күңелләрдә халкыбыз тарихына ихтирамыбызны һәм кызыксынуыбызны тагын да арттырды.
Хуш, Изге Болгар җире! Борынгы бабаларыбыз турында нинди бай мәгълүматлар алдык без синдә.
Рамил Нәҗипов
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев