Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кадерле укытучыларбыз турында хатирәләр...

Укытучылар ничек яши икән, алар да безнең кебек ипи ашыйлармы икән дип уйлый идек. Алар авылда бик авторитетлы кешеләр иде.

Укытучы Ситдыйков Тарих абыйның гаиләсе туган авылым Чапшарның яме иде. Аларның өйләренә керү үзе бер бәхет иде.

Укытучылар ничек яши икән, алар да безнең кебек ипи ашыйлармы икән дип уйлый идек. Алар авылда бик авторитетлы кешеләр иде.

Әнә Тарих абыйның тормыш иптәше, укытучыбыз Дания апа өйләреннән чыкты да мәктәпкә таба юнәлде. Аның урамнан матур иттереп баруы үзе бер хозурлык иде. Әкрен генә вак-ваклап кына атлый, әле кызулап алган шикелле дә була. Кулларын ипле гынә итеп хәрәкәткә китерә. Тирә-якка хатын-кыз матурлыгы тарала. Ул ничектер йөзеп барган аккошка да охшап китә иде. Тарих абый бу чибәр апаны кайдан тапты икән дип аптырап куя идек!? 

Алай дисәң, Тарих абый үзе дә чибәр кеше иде бит! Дулкынланып торган матур чәч, ул гел матур иттереп таралган...
Беркайчан да кеше белән тавышын күтәреп сөйләшмәс, акырмас, кычкырмас, ялгыш кына да начар сүзләр ычкындырмас, кеше сөйләгәнне бүлдермичә яратып тыңлар.

Тарих абый дәресләрендә без ял итә идек. Шаяра, көлдерә, кызыклы әйберләр сөйли. Ул ручканы кулына шундый кызык итеп тота, ручка аның кулында бии башлый иде. Ә язган язмаларының матурлыгы. Берәр җирдә Тарих абый язган язманы күрсәм, миңа бәйрәм, мин аның һәрбер хәрефен тикшереп чыгам. С хәрефен нинди матур куйган, Ш хәрефен бу юлы бераз үзгәрткән, ничек килешеп тора! Хәрефләрдән шундый бизәкләр ясап ничек язып була икән ул?

Ул 1965-1975 елларда Чапшарда «Писерский» язу дигән сүзләр йөрде. Авылда армиядә Полковой писарь булган Шакиров Харис абый яши иде. Менә шул Харис абый кино белдерүе язса, үзе бер вакыйга була иде.

Әле ничек диген, башта чыра теләсең, аннары шуны юынып, каләм шикелле итеп ясыйсың да, тушька манып язасың. Әле бит ул плакатный перолар соңрак кына чыкты. 

Харис абый, Тарих абыйлар язса, ул шедевр була иде! Минем әтием Әнәс тә шулай ук кино белдерүләрен чыра телеп язды. Ул көнне әти рәхәт чигә, иҗат дөньясына чума иде. 

Байрон да Тарих абый гаиләсенең бер бизәге булды. Махсус клубка Байронның баянда уйнаганын карарга йөри идек. Байрон кебек баянда төрләндереп, вариацияләп уйнаучы авылда әле хәзердә юк кебек.

«Әнә, Тарих малайлары инде эшләп арды, ә сез һаман йөрисез!»— дип әйтә иде әти. Тарих абый белән әти классташлар, 1933нче елгылар, бер-берсен хөрмәт итеп «елдаш» дип кенә исәнләшәләр иде.

Үзегез китсәгез дә, һаман да без сезгә сокланып яшибез кадерле укытучыларыбыз!

Зөлфәт Хәйруллин, 

Казан-Чапшар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев