Карадуган гимназиясендә гореф-гадәтләрне искә төшергәннәр (фото)
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халык.
«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре Карадуган гимназиясенең коррекцион сыйныфы өчен күңелле чара уздырды.
Чара интеллектуаль уен һәм мастер-класс өлешләреннән торган. Интеллектуаль уен татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, үзенчәлекләре буенча төзелгән иде. Укучылар бик теләп сорауларга җавап биргән һәм татар халкы, аңа хас үзенчәлекләр турында нәрсә белү-белмәүләрен ачыкланган.
Чараның икенче өлешендә үткәрелгән мастер-класста укучылар татар милли орнаментлары белән чәйнек бизәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев