Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган укучылары өчен Тынычлык дәресе үтте (+фото)

Белем бәйрәме районыбызның барлык белем бирү йортларында шаулап-гөрләп үткәрелде.

Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе дә әлеге бәйрәмне балалар күңелендә мәңге сакланырлык итеп оештырган иде.

Бигрәк тә 1 сыйныфка керүче 28 бала өчен истәлекле көн булды ул. Иртәдән зур дулкынлану белән көтеп алды алар әлеге көнне һәм үзләренең чиратлары җиткәч, зуррак классларда укучы балалар каршына басып, шигырьләрен сөйләделәр.

Арада кызыклары да, уйланырга мәҗбүр итә торганнары да бар иде, ләкин барысы да алар Белем бәйрәменә багышланган иде.

Карадуган гимназиясендә барлыгы 152 укучы белем ала һәм 1 сентябрь көнне үк аларның һәркайсы беренче - Тынычлык дәресендә катнашып, әлеге гади сүздә күпме мәгънә ятканын тирәнтен аңладылар.

Фотолар Карадуган гимназиясеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250