Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Каз өмәсеннән канат белән кайтканнар (фото)

Бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасында үткән Әниләр бәйрәмен бик күңелле узды.

Бакча хезмәткәрләре һәр бәйрәмне үзенчәлекле итеп үткәрергә тырыша. Быелгы "Әниләр бәйрәме"н исә "Каз өмәсе" итеп үткәрделәр. Кунакка төрле яклардан төрле милләт вәкилләре килгән иде. Балаларыбызның төрле телләрдә саф итеп сөйләшүләрен, шул халык биюләрен оста итеп башкаруларын күреп, сокландык. Бәйрәм ахырында балаларыбыз каурыйлардан үз куллары белән ясаган таба майлагыч бүләк иттеләр. Бар җирен китереп, һәр моментына кадәр уйлап эшләнгән бәйрәм кичәсеннән әниләр бик канәгать калды. Тәрбиячеләр Эльвира Абдуллина белән Әлфия Мәрдановага, музыка укытучысы Илсөяр Ибраһимова һәм бию серләренә төшендерүче Марина Муллагалиевага барлык әти-әниләр исеменнән ихластан рәхмәт белдерәбез.

Гөлсура Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250