Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кенәбашта 45нче кыңгырау чыңлады (+фоторепортаж)

Белем көне... Укучылар чәчәк бәйләмнәре әзерли, киемнәрен рәтли, алар арасында ыгы-зыгы, ә минем күңелдә ниндидер дулкынлану.

Чөнки әлеге көнне Кенәбаш мәктәбенең ишеген мин кайттым сиңа туган мәктәбем, тәүге белем илем, дип ачып кердем. Эх, рәхәт чаклар дип сокландым һәр балага карап, кайчандыр без дә бит алар урынында идек.
Ләкин теләгем хатирәләр яңарту түгел, ә әлеге мәктәпнең соңгы ике елда районда башлангыч мәктәпләр арасында беренчелекне яулавының серен ачыклыйсым килү иде. Әлеге уңыш соңгы ике елда гына килмәгән икән инде бирегә. 2009 һәм 2013 елларда да беренчелекне алган булганнар, 2013 елдан рейтингта гел беренче өчлектә дә йөргәннәр һәм менә соңгы ике елда горур итеп җиңүче исеменә лаек булалар.
Бүгенге көндә 25 укучыга белем бирүче әлеге мәктәп төрле олимпиада һәм конкурсларда да даими катнашып килә. Узган елгы уңышлары да сөендерерлек. Татар теленнән үткәрелгән район олимпиадасында Раилә Фәткрахманова призер булып танылган. "Халык зур ул, моңлы ул" конкурсында "Халык җырлары" номинациясендә Ислам Габдрахманов икенче урынны яулаган, ә дуэт буларак чыгыш ясаган Азалия Мусина белән Раилә Фәткрахманова өченче урынга лаек булган. "Ел тәрбиячесе", "Ел укытучысы" кебек конкурсларда да педагоглар гел үзләрен сынап карый һәм лауреат исемен алуга ирешә икән.
2008 елдан бирле балалар бакчасы һәм мәктәптә директор булып эшләүче Тәслимә апа Фәйзрахманова мәктәпнең бүгенге тормышы белән таныштырып йөргәндә, биредәге үзгәрешләргә игътибар иттем һәм алар байтак иде. Ничә еллар урамда булган бәдрәф бетерелеп, мәктәп эченә бөтен уңайлыклары булган бәдрәф эшләнгән. Әлеге эш 2013 елда капиталь төзекләндерү вакытында башкарылган. Шулай ук ул вакытта ашханә, керү юлы (входная группа) да үзгәртелеп, барлык таләпләргә туры китерелеп эшләнгән. Үз тырышлыклары һәм әти-әниләр көче белән дә күп эшләнә биредә. Мәсәлән, быел 250 метр җирдә баганалар утыртылып, сеткалап алынган.
- Ярый әле әти-әниләр белән уртак тел табып эшлибез. Бер әйтүгә килеп ярдәм итәләр. Үзебез генә башкара алмастай эшләр дә була бит, чөнки коллективыбыз зур түгел, - ди мәктәп директоры.
Биредә коллектив чыннан да елдан-ел сирәгәя бара. Бу, әлбәттә, балалар саны кимүгә дә бәйле, шулай да әлегә хәлне кискен ноктасына барып җитте дип әйтеп булмый, ди Тәслимә Зиннуровна. Озак еллар эшләп, күпме балаларны белем иленә тәүге адым атлаткан Кадрия Фәткрахманова быелдан Карадуган мәктәбенә күчкән. Хәзер биредә бердәнбер ир-ат - Азат Галиәхмәтов иң тәҗрибәлесе булып калган. Азат Мансурович Кенәбаш мәктәбендә 20 елдан артык эшли. Менә быел да аңа беренче сыйныфларны кабул итеп алып, кулларыннан җитәкләп, белем иленә тәүге адымнарын атлату ышанып тапшырылды. Оптимизация җилләре монда да килеп җиткәнлектән, берләр белән өченче сыйныф бер үк класста белем ала. Дөрес, моның үз нечкәлекләре дә бардыр. Тик, югары квалификацияле укытучылар әлеге мәсьәләләрне оста чишә. Шулай ук Рәйхана Хөсәенова белән Рамилә Фазылҗановалар да күптән инде кенәбашлыларның яраткан укытучыларына әйләнде. Ә менә балаларга тәрбия бирүдә Альбина Мөхәммәтшина белән Миләүшә Сөнгатуллиналар хезмәте бәһасез.
Кеп-кечкенә коллектив өчен хәйран зур гына бакча тотарга һәм анда әйбәт кенә уңыш үстереп алырга да өлгерәләр. Әлбәттә, моның сере гади - коллективыбыз бердәм һәм тырыш, ди Тәслимә Зиннуровна. Бердәмлек кенә шушындый кечкенә мәктәпләрне саклап калырга ярдәм итә. 1972 елдан балаларны кабул итә башлаган белем йортыбыз 50 еллык юбилеен билгеләп, йөзенә дә барып җитсен иде, дигән теләктә калам.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250