Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хөрмәтле мөгаллим һәм мөгаллимәләребез!

Укытучылар көне якынлашканда табигать тә ямьләнә, көзге кояш та елмаеп җылы нурларын сибә, яфраклар да сәлам юллагандай тирбәлә.

Эчәр сулар,
Сулар һава кебек
Белем кирәк һәрбер кешегә.
Хәреф танымасаң, укымасаң, -
Ничек яшәп булсын кешечә?!

Аң - белемгә, үгет-нәсыйхәткә
Тәрбиягә һәм дә әдәпкә
Өйрәтүче кеше - укытучы!
Якының да, дустың, серәшчең дә
Күп вактта та ярдәм итүчең дә
Булып куя - синең укытучы!

Гасырлардан килгән күркәм исем,
Игелекле, изге, бөек һөнәр.
Бу һөнәргә тугры булганнар
Тормыш юлыбызны гел бизәр.

Хөрмәтле мөгаллим һәм мөгаллимәләребез! Укытучылар көне якынлашканда табигать тә ямьләнә, көзге кояш та елмаеп җылы нурларын сибә, яфраклар да сәлам юллагандай тирбәлә. Изге көннең кадерен табигать тә аңлый, белә күрәсең! Көзнең ямьле көннәре безгә Укытучылар бәйрәмен алып килә. Һәрбер укытучыга көзге мул уңышлардай бәрәкәт телисе килә, сәламәт булыгыз, беркайчан да авырмагыз, яман чирләр сезне читләтеп узсын диясе килә. Тормыш юлын җәмгыятебезне аң-белемле итүгә багышлаган һәрбер игелек иясенә хәерле озын гомерләр насыйп булсын. Эшләрегез һәрчак уң булсын, балаларыгызның яратуы сүрелмәсен, гаиләгездә һәрчак гармония яшәсен! Бик бәхетле булыгыз, әти-әниләрнең җылы сүзләре, рәхмәтле карашлары көн дә юлдашчыгыз булсын, гомер буе рәхмәтләргә генә күмелеп эшләгез һәм яшәгез! Бәйрәм белән Сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучылар көне