«Киләчәк» программасы алга атлый (Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллинның мәгариф хезмәткәрләре конференциясендә ясаган чыгышыннан)
Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, олы хөрмәткә лаек мәгариф ветераннары, райондашлар!
Лаеш районында узган республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә 2016 елга нәтиҗәләр ясалып, киләсе уку елына бурычлар җиткерелде.
Башка районнар белән чагыштырганда, бүгенге көндә райондагы мәгариф күрсәткечләре, укыту сыйфаты буенча, республикабызда алтын урталыкта (22 урын). Шул ук вакытта узган ел районның август киңәшмәсендә куелган бурычлар үтәлеп бетмәде. Югыйсә, башка районнарда да шул ук балалар, мәктәп, укытучылар. Бердәм дәүләт имтиханнарының республика баллыннан түбән булуы, шулай ук төп фәннәрдән (биология, химия, физикадан) 2015 ел белән чагыштырганда аска тәгәрәве, урта мәктәпләрдә рус теленнән нибары Балтач, Яңгул һәм Карадуган мәктәпләрендә, математикадан Норма, Бөрбаш, Урта Көшкәт, Түнтәр мәктәпләренең генә республика уртача баллыннан югары булуы башкарасы эшләребезнең әле шактый күләмле икәнен әйтеп тора. Болар район мәгариф идарәсе, мәктәп директоры, фән укытучыларының төп күрсәткече, югыйсә, районыбыздан күпме профессорлар белемгә беренче адымнарын ясаганнар. Салавыч, Смәел, Нөнәгәр, Куныр, Чепья, Кече Лызи, Урта Көшкәт, Түнтәр урта мәктәпләренә алдагы уку елына бердәм дәүләт имтиханнарында уртача республика күрсәткече зонасында булуны үзләренә максат итеп алырга тиешләр. Төп мәктәпләр арасында булган 9 сыйныфта төп имтиханнар күрсәткечләре күпчелек фәннәрдән узган уку елына караганда түбән. Рус теленнән, Куныр һәм Карадуган мәктәпләреннән кала, бер төп мәктәпнең дә уртача республика имтихан күрсәткечен уза алмавы күңелне борчый.
Бердәм дәүләт имтиханы балларының район мәктәпләре арасында иң югары һәм иң түбән күрсәткечләренең кайберләрен сезгә әйтеп узасым килә. Рус теле буенча имтиханны Балтач урта мәктәбе укучылары 76,23 баллга бирсәләр, Кече Лызи мәктәбе укучыларының күрсәткече нибары 61,17 генә (-15,06) (РТ 73,04). Математика (профиль) Бөрбаш укучыларының баллары 66,67 булса, Яңгул укучыларыныкы 36,0 (-30,67) (РТ 52,97). Шулай ук күп аерманы (-28,25) информатика фәне баллары тәшкил итә. Гимназиядә бу күрсәткеч 70,25 булса, Түнтәр укучыларының уртача балы нибары 42,00 (РТ 63,97). Шундый ук зур аерма (-25,78) биология фәненнән. Балтач урта мәктәбе укучыларының уртача балы 61,78, Куныр урта мәктәбенең күрсәткече нибары 36,00. Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре! Бер үк район шартларында мондый күрсәткечләр безне бизәми. Без бүген гаеплене эзләргә җыелмадык. Әмма киләсе уку елында эзлекле рәвештә мәгариф идарәсе белгечләре, мәктәп коллективлары белән бергәләп, берлектә бу күрсәткечләрне яхшырту өстендә тулы эш оештырырга кирәк булачак.
Тагын бер борчыган мәсьәлә, Республикада балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү рейтингында районыбыз "В" төркеменә кергән 15 район арасында иң ахыргы урында. 8 позицияне үз эченә алган: өстәмә белем бирүне үстерү, балалар хәрәкәте, физик тәрбия, яшүсмерләр һәм балаларны профилактика чаралары номинацияләре иң түбәне, юкса, мәгариф идарәсендә шушы юнәлешне оештыручы мәктәптән тыш эшләр белгечләре бар. Бу юнәлешне республика күләмендә үзебезнең төркемдә беренче өчлектә итү һәрберебезнең бурычы.
Тәрбия - бу сүз үзенең беркайчан да актуальлеген югалтмады, югалтмый һәм югалтмаячак. Инстаграм, вконтакте социаль челтәрләрендә тәрбияләнә торган буын үсеп килә. Аларга гади кешелек сыйфатларына караганда лайклар, вертуаль дуслар саны күбрәк булу кадерлерәк. Мондый үзгәрешләр заманында элеккеге алымнар белән генә бүгенге көн яшь буынны тәрбияләү шактый катлаулы.
Арча агропромышленность колледжының икенче номерлы филиалында (элеккеге профлицей) һөнәр алган егет-кызларны районыбызның социаль-икътисади үсешендә тулысынча куллана алмыйбыз, югыйсә, районыбызның нигезе авыл хуҗалыгы икәнен барыбыз да беләбез. Шушы форсаттан файдаланып, әлеге конференциядә авыл хужалыгы тармагы җитәкчеләре катнашуын исәптә тотып, бу юнәлештә эшчәнлегебезне алда әйтеп киткән уку йорты белән тагын да тыгызрак оештыруны сорар идем.
- Халык хужалыгы ихтыяҗларын күздә тотып һөнәр ияләрен әзерләу җаваплы юнәлеш. Белгечлек буенча кадрлар әзерләүне күздә тотканда иӊ элек уку йортыныӊ материаль-техник базасы тиешле таләпләргә җавап бирергә тиеш. Әзерлекле укытучылар булуы шулай ук алшарт булып тора. Шуннан соӊ гына лицензия, аккредитация кәгазьләрен әзерләп була. Балтач районында урнашкан профессиональ лицей филиалыныӊ киләчәге турында сөйләшкәндә, урындагы киләчәк эш бирүчеләрнеӊ бу уку йорты белән нык һәм якыннан кызыксынуы кирәк. Сүз төп материаль байлык тудыручы - эшче профессиясенә укыту турында барганда бу мөһим мәсьәлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев