Китапханә - нәрсә ул? (фото)
Нәрсә соң ул китап? Аны ничек ясыйлар? Ә элек китаплар шулай матур булганнармы? Китапханә - нәрсә ул? Анда кемнәр эшли? Ни өчен китаплар кыйммәт? Аларны ясауда кемнәр катнаша?
Балалар зур кызыксыну белән тәҗрибәле китапханәче, үз эшенең остасы булган Фирдания апаларының сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар, сорауларына җавап таптылар. Фирдания апаларына алмашка килүче Зөхрә апалары балаларга матур китаплар күрсәтте, шигырьләр, әкиятләр укыды.
Балалар китапханәдән үзләренә күп мәгълүмат алып, 2017 нче елның беренче укучылары булып киттеләр.
Рәхмәт сезгә, китапханәче апалар!






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев