КӨШКӘТБАШТА КЫШ БАБАЙ БЕЛӘН НИНДИ ГАЛӘМӘТ БУЛГАН (фото)
Бәйрәмнең башында ук 2017 елның хуҗасы булачагы белән масаеп, Әтәч килеп керде. Үтеп баручы 2016 елның хуҗасы Маймыл: "Маймыллана дисәләр дә, мин болай кыланмадым", - дип Әтәчнең юлына аркылы төште.
Бәйрәмдә тамашачылар үз йортыннан тавыкларын ташлап чыгып киткән Әтәчнең чак кына Төлке авызына эләкми калуын, Бүре белән Этнең йокы даруы биреп Кыш бабайны йоклатулары һәм Кар кызын урлап качуларын, Убырлының үз кызын Кар кызы итеп куюларын сорап ялынуын, Куянны үз өеннән куып чыгарган Төлкенең ничек итеп көлке хәлгә калуын тамаша кылдылар. Кыш бабайның күчтәнәчләрен серле йомгак алып килде. Кыш бабабызның хәтере чуалып китеп, йомгакны башка якка тәгәрәткән иде дә, йомгак җебенә эләгеп киез итек килеп чыкты. Йомгакны дөрес якка тәгәрәткәч кенә чана тулы күчтәнәчләр килде. Бәйрәм ахырында Кыш бабай Яңа ел хуҗасы Әтәчкә көчле алкышлар астында медаль тапшырды. Яңа ел изге теләкләр язылган кәгазьләрне сибеп җибәргәч, һәр бала матур теләкләрне укырга ашыкты. Бәйрәм шат җырлар, дәртле биюләр белән дәвам итте.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев