Куныр мәктәбендә “Барлык мәхлүкатне ярат” дип исемләнгән семинар-киңәшмәсе үтте
7нче декабрь көнне, Куныр урта мәктәбендә Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең әхлак түгәрәге җитәкчеләренең "Барлык мәхлүкатне ярат" дип исемләнгән семинар-киңәшмәсе үтте.
Гөлсинә ханым Гафиятуллина 7 нче сыйныф укучылары белән "Толерантлык нәсрә ул?" дип исемләнгән дәрес күрсәтте. Күтәрелгән проблемалар хәзерге "болганчык" дәвердә бик тә актуаль булулары һәм аларны чишү юлларында бернинди дә начарлык, бозыклык ятмаулары белән киңәшмәдә катнашучыларның күңелләренә хуш килде. Барлык диннән китерелгән хәдисләр - мисаллар башкаларны хөрмәт итеп, кыерсытмыйча, тәккәбберләнмичә, үзара килешеп, дус-тату булып яшәүгә нигезләнгән иде.
Дәрестән сон 6 нчы сыйныф укучылары "Тамчы шоу" исемендәге күңел ачу уенында катнашып, дин, тарих буенча булган белемнәрен күрсәттеләр. Сорауларга җаваплар алу белән беррәттән концерт өлешләре бергә үрелеп барды. Укучылар үзләрен әлеге юнәлештә белемле, фидакарь кешеләр итеп күрсәттеләр.
Семинарның өченче өлешендә барлык катнашучылар түгәрәк өстәл артында җыелыштылар. Һәркем үзенең фикерен белдерә, теләкләрен җиткерә алды. Рамил хәзрәтнең чыгышы һәркемнең йөрәгендә теләктәшлек тапты. Аның төпле сүзләренә, киңәшләренә сокланып карадылар.
Казаннан килгән кунагыбыз Резеда Сәфиуллина чыгышында мөгаллимнәребезнең эшенә югары бәя бирде. Аларның никадәр кирәкле, күркәм эш алып баруларына чын күңелдән сөенүен, көченнән килгәнчә ярдәм итәчәген белдерде.
Ахырда бергәләшеп мәчеткә кереп намаз укыдылар. Бу - семинарыбызның күркәм йомгак өлеше булып торды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев