Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Куныр укучылары һөнәр үзләштерә (+фото)

Профориентация буенча эшне күпме иртәрәк башлыйсың, шулкадәр отышлы.

Куныр урта мәктәбендә зур очрашу узды. 7 сыйныф укучылары янында авыл китапханәчесе Илзия Нәҗипова кунакта булды. Илзия ханым әлеге һөнәрнең никадәр кызыклы, мавыктыргы булуын төрле мисаллар үрнәгендә аңлатты. Хезмәтенең авылдашларына бик тә кирәк булуын мисаллар белән дәлилләде. Укучылар да китапханәче апаларына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

- Профориентация буенча эшне күпме иртәрәк башлыйсың, шулкадәр отышлы. Бала югары сыйныфта – һөнәр сайлау вакыт җиткәч, югалып калмый. Инде ул чорга укучы һөнәрләр турында күпмедер хәбәрдар була. Куныр урта мәктәбе бу юнәлештә бик зур эшләр башкара. Һөнәрләр турында мәктәптәге очрашулардан тыш, укучылар хезмәт урыннарына да чыга. Быелгы уку елында да бу эш юнәлеше матур гына башлангыч алды, - ди сыйныф җитәкчесе Рамил Нәҗипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев