Лагерь тормышы бай эчтәлекле (фото)
«Романтик» лагерының икенче сменасында 110 бала ял иткән. 12 июль көнне аларның саубуллашу көннәре булачак.
24 һәм 30 июнь көннәрендә ял итүче балаларга кунакка «Форпост»лылар килә. Беренче килүләрендә алар спорт уеннары аша балаларның күңелләрен ачса, икенче килүләрендә «Форпост» оешуны һәм аның әһәмиятен сөйләп үтәләр. «Факел» һәм «Хыял» клублары, район социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре дә һәрдаим кунак монда. 25 июнь көнне Норманың курчак театры балаларны үзләренең иҗат җимешләре белән сөендергән. 29 июнь көнне "Партизаннар көне" уңаеннан район кино оешмасы фильм күрсәтсә, аннан алда гына Рабит Батулла белән танылган режиссер Хәйдәр Миндубаев килеп, Рудольф Нуриевка багышланган кино күрсәтеп, балаларны шуның буенча фикер алышырга чакырганнар. Эчке эшләр министрлыгыннан, җәмәгать палатасыннан, Роспотребнадзордан, янгын күзәтчелек бүлегеннән, прокуратурадан һәм башка тикшерү органнарыннан килеп, лагерьнең эшчәнлеген җентекләп тикшереп, балалар белән сөйләшүләр уздырганнар.
Гомумән, монда ял итәргә килүче балалар «Романтик»ны бик яратуларын әйтәләр. Чөнки әйдәманнары яхшы, ашау тәмле, көн дә төрлелекләре белән аерылып торучы чаралар. Ә иң мөһиме, яңа танышулар һәм җәйне файдалы уздыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев