Мәгариф министрлыгында яңартылган «Электрон мәгариф»кә керү ысулын аңлаттылар
Яңа федераль таләп буенча, төбәк системасына ата-аналар да, укучылар да Россия Дәүләт хезмәтләре порталы аша гына керә ала.
Татарстан мәктәпләре быелдан яңартылган «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» мәгълүмат системасына күчте.
Модернизацияләнгән платформага керүдә кыенлыклар туган очракта техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов әйтте.
«Бәлки башта ниндидер кыенлыклар килеп чыгар, шуңа күрә системага техник ярдәм хезмәте эшли. Сайт астындагы төймәгә басып, анда үз мөрәҗәгатеңне язарга мөмкин», — дип сөйләде спикер. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
Моннан тыш, ата-аналар һәм укытучылар өчен «кайнар элемтә» эшли. 8 (843) 525-70-99 телефон номерына шалтыратып, кирәкле белешмә алырга мөмкин.
Дәүләт мәгълүмат системасының элеккеге версиясе электрон көндәлек һәм укучыларга куелган билгеләр журналыннан гына гыйбарәт булган. Моннан тыш, 14 ел эшчәнлек дәвамында ул шактый искергән, проблемалар килеп чыга башлаган. Шуңа күрә аны модернизацияләү турында карар кабул ителде, дип өстәде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов.
Татарстан Цифрлы трансформация үзәгенең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендәге цифрлы трансформация бүлеге башлыгы Булат Габдрахманов платформа, республиканың башка дәүләт системалары кебек үк, шәхси мәгълүмат читкә таралудан ышанычлы сакланган дип ышандырды. «Борчылырга бернинди сәбәп тә юк. Татарстанда «Электрон мәгариф»нең гамәлдә булуын тагын бер кат ассызыклыйсым килә: барыбыз да күнеккән edu.tatar.ru иске версиясендә, һәм ms-edu.tatar.ru яңа адресы белән. Без яңа системага күчмибез», — дип белдерде ул.
Яңа федераль таләп буенча, төбәк системасына ата-аналар да, укучылар да Россия Дәүләт хезмәтләре порталы аша гына керә ала. «Балалар өчен хисап язулары (аккаунт) төзү кирәк. Моны бер тапкыр гына эшлисе була. Һәм 11 нче сыйныф ахырына кадәр әти-әниләргә электрон көндәлекләргә җайлы керү мөмкинлеге булачак», — дип аңлатты Габдрахманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев