Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф министры мәктәпләрдә акча җыю турында: Мәҗбүр итеп, рәнҗетеп акча сорау кирәкми

Министр Татарстан бюджетыннан мәктәпләрне төзекләндерүгә, җиһазларны яңартуга акча бүленеп бирелүен әйтте.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә кайсы очракларда ата-аналардан акча җыю мөмкинлеге булуы турында аңлатты.

Бу хакта ул «Ватаным Татарстан» газетасының «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркемендә туры эфир барышында сөйләде.

Министр Татарстан бюджетыннан мәктәпләрне төзекләндерүгә, җиһазларны яңартуга акча бүленеп бирелүен әйтте. «Республика җитәкчелегенең мәгариф системасына күрсәткән игътибары зур. Әлбәттә, мәктәпләрдә һәр кабинетны ремонтлап бетерергә акча җитеп бетмәскә мөмкин. Муниципаль берәмлекләр инде моны белә», - диде ул.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, начаррак хәлдәге класслар бар икән, әти-әниләр үз теләкләре буенча аны яңартуны хәл итә ала.

«Бу хакта беркая язылмаган, бу сорауга ачыктан-ачык» юк» дип тә, «әйе» дип тә әйтеп булмый. Буяуны яңартасылары, пәрдәләрне, линолеумны алмаштырасылары килә икән, мәктәп каршы түгел. Ләкин мәҗбүр итеп, елатып, рәнҗетеп кешенең ахыргы тиенен алу кирәкми, «бирегез» дип әйтү катгый рәвештә тыела. Кеше күңел халәтеннән чыгып, үзе ярдәм итсә генә, чөнки ул бүлмәдә аның баласы утыра. Төгәл рецепты юк, бу катлаулы сорау», - дип белдерде министр.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев