Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мин гап-гади авыл укытучысы, әнидән үк күчкән каныма

Балаларга белем өләшәм мин, рәхәт табам шуннан җаныма.

 

Бу һөнәр миңа якты дөняга аваз салганчы ук язмышыма язылган.Әнием дә(Сәләхова Нурания Хәйретдин кызы) укытучы иде минем . Бала чакта яратып уйнаган уеным да “укытучы-укытучы” булды. Урындыклардан тезеп куелган “парталарга” курчакларымны җыеп утыртып, каршыларына басып укытучы образына еш керә идем.

Күңелем белән үткәннәргә еш әйләнеп кайтам...Мәктәп елларында “үскәч кем булырга телисең?” дигән сорауга да, башка бер һөнәрне дә күз алдыма китермичә, горурланып, “Укытучы!” дип җавап бирә идем. Шул кечкенә чактагы хыялымны тормышка ашыру өчен, юллар мине Казан Дәүләт педагогия университетына китерде. Укучылар алдына такта янына чыгып баскач, дәреслекне ничек тотарга кирәклегеннән алып, башлангыч сыйныф укытучысына кирәкле бик күп нәрсәләрне, һәр фәннең методикасын, педагогика һәм психологияне бик яхшы итеп өйрәткән укытучыларым алдында баш иясем килә минем. Беренче тапкыр дәрес биреп караулар... “Исәнмесез, балалар”дан, “сау булыгыз, дәрес өчен рәхмәт, балалар”га кадәр дәрес конспектын язып, аны методистка, аннан соң дәрес бирәсе классның укытучысына берничә тапкыр тикшерткәннән соң , мәктәпкә барып дәрес бирәсең, үз дәресеңә нәтиҗә ясыйсың, иптәшләреңнең дәресен анализлыйсың... Шушы күп катлы өйрәтүләрдән соң, дипломымны тотып,укытучы дигән исем астында горур атлап, Норма урта мәктәбенә кайттым. Мөгаллимлек хезмәтемне чит авылда ,үзем белем алган мәктәптә башладым.

Ильназ Хәбибуллина,

Чапшар башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы.

Редакциядән: Язманы тулысынча газетаның алдагы саннарыннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев