Узган атнада Балтач урта мәктәбендә РФ Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан оешмасы хезмәткәрләре тарафынан оештырылган район мәгариф хезмәткәрләренеӊ профсоюз оешмалары вәкилләре, балалар бакчалары, мәктәп җитәкчеләре белән зур киӊәшмә уздырылды. Соӊгы 5 елда мондый очрашуларныӊ булмавы сорауларныӊ, ачыклык кертелергә тиешле мәсьәләләрнеӊ күп булуын аӊлата. Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре...
Узган атнада Балтач урта мәктәбендә РФ Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан оешмасы хезмәткәрләре тарафынан оештырылган район мәгариф хезмәткәрләренеӊ профсоюз оешмалары вәкилләре, балалар бакчалары, мәктәп җитәкчеләре белән зур киӊәшмә уздырылды. Соӊгы 5 елда мондый очрашуларныӊ булмавы сорауларныӊ, ачыклык кертелергә тиешле мәсьәләләрнеӊ күп булуын аӊлата. Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан оешмасы хезмәткәрләре рәисе Юрий Прохоров үзенеӊ чыгышында гомуми мәсьәләләргә тукталып китте. Шулай 3 ноябрдә булачак укытучылар өчен билгеләнгән имтиханнар турында сүз буды. Аныӊ сүзләренчә, башта бу яңалыкны ишетүгә, укытучылар берникадәр канәгатьсезлек белдерсә дә, хәзер инде тынычланганнар. "Мин төрле җирләргә укытучылар белән очрашуларга барам, алар тыныч кабул итә, ризасызлыклар, шау-шу юк. Монда бары аӊлату гына җитмәгән ", - диде профсоюз җитәкчесе.
Хәер, Юрий Прохоров сүзләренә караганда, министр белән хәл итәсе мәсьәләләр бар. Аның сүзләренә караганда, сынауларны әзерлексез оештыру, укытучыларның аңлап бетермәве ажиотаж тудырды. Укытучыларга яхшылап аңлатырга иде, ди Юрий Прохоров.
"Укытучыларның белемен тикшерүгә юнәлдерелгән бу контроль чарасы оешкан төстә түгел. Быел инде без югары нәтиҗәләр күрсәтүче югары категориягә ия укытучыларны, быел аттестация узучыларны - шул рәвешле, укытучыларның яртысыннан артыгын тест узудан азат иттек. Шуңа күрә киләчәктә бу эш район һәм мәктәпләр компетенциясенә бирелер дип уйлыйм. Алар үзләре уку елы нәтиҗәләре буенча кемне өстәмә тестлаштырырга кирәклеген үзләре хәл итәр дип уйлыйм. Болай массакүләм төстә бүтән булмас", - ди Юрий Прохоров.
Профсоюз рәисе аңлатканча, ничек кенә булмасын, укытучы үз предметы буенча БДИдан тестлаштыру узарга тиеш. "Аның үз фәне буенча белемен шулай гына ачыклап була. Укытучы үзе дә укучыны нәрсәгә әзерләргә кирәклеген яхшы аңларга тиеш. Укытучылар моны аңлый һәм инкарь итми. Ә менә мондый өстәмә тикшерүләр мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре карамагына бирелергә тиеш. Алга таба бу вариант министрлык белән килештереләчәк", - дип белдерде Юрий Прохоров.
Киләчәктә укытучыныӊ хезмәт хакын билгеләгәндә кертеләчәк үзгәрешләр турында да әйтелде һәм аныӊ хезмәткәрләрнеӊ матди хәлен начарайтуга түгел, ә объектив булуына китерер, дип ышанабыз диде ул.
Соӊрак чыгыш ясаган реском вәкилләре Диләрә Бургуева, Михаил Алексанов хезмәт мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләрне яктырттылар, сорауларга җавап бирделәр.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев