Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Нөнәгәр кызы «Глаголица» җиңүчесе

Илнара Нотфуллина мәртәбәле бәйгедә җиңү яулады.

14 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр Казанда “Глаголица”  IX халыкара бәйсез әдәби премиянең  финалы узды. 2022 елда конкурста дөньяның 17 иленнән 2212 бала катнашкан. "Глаголица» - 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге язучылар өчен үз көчләрен зур әдәбиятта сынап карау, танылган  сүз осталары белән танышу, тәҗрибә һәм белемнәр үзләштерү, туган телен, рус яки татар телен камилләштерү, фикердәшләр табу мөмкинлеге бирә. Жюри әгъзалары составына Россиянең һәм Татарстанның танылган әдәби эшлеклеләре, журналистлар, әдәби тәнкыйтьчеләр, тәрҗемәчеләр керә. Бу мәртәбәле бәйгедә Нөнәгәр урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Нотфуллина Илнара катнашып, “Проза” номинациясендә җиңү яулады (укытучысы Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев