Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Нөнәгәр мәктәбендә Әниләр көне узган (видео, фото)

Без әниләр Нөнәгәр мәктәп коллективына безне ял иттергәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.

Әни. Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Әни дигән шул бер сүздән, әни кеше синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, әни бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

Мәктәптә әниләр көненә «Мәрхәмәтле әниләр» дигән исем астында кичә үтте.

Башка бәйрәмнәр дән аермалы буларак бу бәйрәм медаль тапшыру белән башланып китте. «Өч балалы әни», «Кайнана белән торучы сабыр әни», «Кайната белән торучы мәрхәмәтле әни», «Дәу әни булган әни», «Солдат әнисе», «Яңа киленле әни», «Яңа кияъле әни» статусларын яулаган әниләргә медаль тапшырылды. 

27, 25, 23 ел кайнана, кайната белән бергә дус, тату, сабыр әниләребез дә байтак икән бездә. Һәр статуска ия булучы әниләр тыйнак кына чыгып матур теләкләрен әйтеп кереп киттеләр.

Экраннан һәр сыйныф баласы ведио аша матур сүзләре, шигырьләре, җырлары аша безне котладылар.

Икенче өлештә «Йөзгә бер» дигән уенда һәр сыйныфтан бер әни сайланып алынды. «Йолдызлар» командасы,"Кояшкай" командасын сорауларга дөрес җавап биреп җиңүгә ирештеләр. Алар ял иткән арада зал тулы әниләр белән матур җырларның караоке белән җырладык.

Күңелдә рәхәт, матур хисләр..

Өченче өлештә әниләр хөрмәтенә пешерелгән «Кабак » бәлеше һәм «Коймак» белән бергәләп чәй эчтек. Телеңне йотарлык булган иде ул бәлеше, ул коймагы, рәхмәт мәктәп ашханәсендә эшләүчеләргә.

Бергәләп татарча биюләр күңелләргә дәрт өстәп җибәрде.

Без әниләр Нөнәгәр мәктәп коллективына безне ял иттергәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Шулай бергә бергә эшлик, яшик. 
Барлык кадерле әниләребезне бәйрәм белән тәбрик итәм. 

Көннең яктылыгы-кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез. Кадерлик без әниләрне, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев