Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Норма мәктәбе әти-әниләре сүзгә оста, эшкә уңган, бар җиргә дә өлгерә (+фото)

Сәлихҗанова Гөлназ күпме милли уеннар белән икән!

 Милләтнең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау - көн кадагында торган мәсьәләләрнең берсе.  “Дөрес юлны табу өчен, безгә үзебезне, халыкның гүзәл йолаларын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнергә кирәк...”, дип әйтеп калдырган безгә  язучыбыз Гомәр Бәширов. Без Норма мәктәбе укучылары һәм аларның әти-әниләре 1нче сыйныфтан башлап, 4нче сыйныфка кадәр “Мәдәни көндәлек” проектында катнашып, гел дә беренчелекне яуладык. Музей, театр, бәйрәм, концертларда булдык.                 Халык сәнгате, традицияләре белән якыннан танышу, бәйрәмнәрендә катнашу,  балаларны рухи яктан баета, үзенең халкы өчен горулану хисләре тәрбияли һәм аның тарихына, мәдәниятенә кызыксыну уята. 

Милли культура формалаштыруда иң мөһиме – халык традицияләренә, гореф-гадәтләренә нигезләнеп, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү. Шушы максатка ирешү өчен мәктәптә тәрбия сәгатьләренең роле зур.  Сыйныф җитәкчесе үткәргән сыйныф сәгатьләренә әти – әниләр дә чакырыла. Оста пешекчебез – Кәримова Гүзәл  укучыларны татар халкының милли ризыгы – чәк-чәк пешерү серләренә өйрәтсә, “Татар халкының милли гореф-гадәтләре” темасына үткәрелгән  сыйныф сәгатендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Гарифуллина Эльмира Мәсхүт кызы чакырылды. Ул укучыларга татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, татар халкының милли киемнәре турында сөйләп укучыларны татарларның гореф-гадәтләренә мәхәббәт уятты. Укучылар, кызыксынып китеп, татарларның “Каз өмәсе” йоласын сәхнәләштерделәр.

Укучыларда милли культура тәрбияләүдә мәктәбебездә ел саен үткәрелеп килүче бәйрәм, конкурлар зур әһәмияткә ия. “Халкым моңнары” конкурсында укучылар һәр ел саен бер татар җырын өйрәнә. 11 елга 11 җыр белә дигән сүз бит бу. Әти-әниләр дә бу эштән читләшми. Милли киемнәрне табу, җыр текстларын бергәләп өйрәнүдә зур тырышлык куя алар. Мәктәптә үткәрелгән күргәзмәләргә дә татар халкының милли киемнәре: калфак, түбәтәй, шәлләре әзер тора! “Әни кызы” бәйгесендә әниләрнең тырышлыгы ярдәмендә Закировалар гаиләсе беренче урынга лаек дип табылды.

7нче сыйныф укучылары- башлангыч сыйныфлардан башлап, Раушания Фаруковна җитәкләгән театр түгәрәгенең иң активлары.Үзең чыгып, театрда уйнау – театр карап утыру гына түгел ул! Үзеңдә милли культура формалаштыруда –ныклы бер адым.  Раушания Фаруковна әлеге ныклы адымга укучыларны гына түгел, ә әти-әниләрне дә җәлеп итә. Ә әти- әниләр исә театр өчен костюмнар әзерләүдә, театр булган урыннарга сәяхәт кылуда аның уң куллары. Сәяхәт дигәннән, бер генә табигатькә чыгулар да әти- әниләрсез узмый. Татар халкының милли җырларын җырлап, уеннарын уйнап бик күңелле үтә алар бездә. Сәлихҗанова Гөлназ күпме милли уеннар белән икән! Сыйныфыбыз җитәкчесе –Айгөл Раузит  кызы  әти-әниләр җыелышларын әнә ничек күңелле үткәрә. Татар халкының милли ризыкларын авыз итеп, чәй табыны янында үткәрелгән җыелышлар аеруча истә калырлык була.

Сыйныфыбызның әти- әниләр белән Казанга сәяхәте әти –әниләрнең ярдәме белән оештырылды. “Татар халык ашлары” ашханәсендә, музейда, Кол Шәриф мәчетендә булу татар мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләүдә менә дигән чара булып истә калды. Ветераннарның өйләренә бару, аларны котлау,9 нчы май – Җиңү көненә катнашу, Сабантуй бәйрәмендә әниләр белән бергәләшеп әрәпә җыюлар, әти-әниләр ярдәме белән эшләнгән шәҗәрәләрне яклау да бик кызыклы һәм күңелле үтә.

         Мәктәптә татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклаучы проект, чаралар бик күп.  Аларның кызыклы, күңелле үтүендә әти-әниләрнең роле бик зур. Милли тәрбия бирүдә әти-әти һәм мәктәп кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә, зур уңышларга ирешеп була дип уйлыйбыз.

 

Эльмира Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев