Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Объектлар сафка басты (фото)

Агымдагы елда да уңышлар насыйп булсын.

Республика көнендә районыбызда күп кенә объектлар сафка басты — Чепья авылында спорт мәйданчыгы,

 Сизнерда кибет ачылу тантаналары булды,

Кенә төп белем бирү мәктәбе төзекләндерелде, смәел урта мәктәбе ашханәсенә капиталь ремонт ясалды. Ә инде 2 сентябрь көнне белем йортларында укулар башланды. Быел район буенча 1 сыйныфка 339 бала укырга керде, барлыгы 3807 укучы белем алачак.

Шунысы да мөһим, 11 сыйныфны тәмамлаган 134 укучының барысы да кулларына аттестат алдылар, 27 укучы алтын һәм 15 укучы көмеш медальгә ия булды. Агымдагы уку елында да уңышлар насыйп булсын! 

Смәел урта мәктәбе ашханәсе капиталь ремонттан соң балкып тора, балалар да, мәктәп коллективы да канәгать, пешекчеләр дә шат.

Кенә төп белем бирү мәктәбендә зур капиталь ремонт уздырылды. Матур традицияләргә ия булган белем йорты күзгә күренеп үзгәрде, яңарды.  Фото: Вакыйф Зәкиев.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт