Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы укытучыларыбыз!

Мөхтәрәм мәгариф ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Халыкара укытучылар көнендә иң изге теләкләремне кабул итегез!

Сезнең җаваплы хезмәтегез бәяләп бетергесез.Еллар узган саен катлаулана барган эшегез сабырлык һәм тырышлык сорый. Сез биргән белемнәр, үгет-нәсыйхәтегез безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә.

Укытучыларыбыз! Тормышыбызда Сезнең нинди мөһим урын алып торганыгызны мәктәп елларында аңлап та бетермәгәнбездер.Гел янәшәдә булган, кирәк чакта җылы сүзе, урынлы шелтәсе белән ярдәм иткән кешегә бик игътибар да итеп бетермәскә мөмкинбез...Мөгаен, мәктәпне тәмамлап, еллар узганнан соң, безнең кебек тормыш тәҗрибәсе туплаган чорда гына, кеше үз тормышында укытучының никадәр кадерле һәм мөһим кеше икәнен аңлый башлыйдыр.Иң беренче чиратта, син Укытучыңны белем танытканы өчен искә алсаң, икенчедән , исеңә, һичшиксез , укытучыңның ипле, җылы тәрбиясе төшәр.Укытучыларның авыр, катлаулы, җаның-тәнең белән бирелеп эшләүне таләп иткән хезмәтен бернинди сүзләр белән дә бәяләп бетереп булмый. Һөнәрегезгә тугры булуыгыз һәм фидакарь хезмәтегез өчен РӘХМӘТ Сезгә!Рәхмәт, Укытучыларыбыз!

Кадерле укытучылар! Бәйрәм уңаеннан сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, киләсе көнгә ышаныч, максатка омтылучан һәм игелекле укучылар, эшегездә иҗади уңышлар телим!

Район башлыгы Рамил Нотфуллин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучылар көне