Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Һәр ел да кабатлана торган гозер - балалар бакчаларында суык

"Детсадларга кайчан яга башлыйлар икән, бик суык бит, уже авыртабыз, әйбәт кенә ияләнеп, йөреп киткән идек. Узган ел 9ы яккан булганнар. Күп бала авырта, безнең группада өч кеше больницада ята уже. Узган атна азагында 6 бала авырта диделәр. Әти-әниләр исеменнән җитәкчелеккә гозеребезне җиткерергә булышыгызчы", дип язалар безгә.

Һәр ел да кабатлана торган гозер инде бу. Ата-ана үзәгенә үтә торган хәл. Чыннан да, балалар туңа. Калын итеп киендерсәң дә туңа, йоклап торгач суык тагын да үзәкләренә үтә торгандыр әле, балакайларның. Бөтен кешенең дә йоклатырга калдырмыйча, өенә алып кайтып китү мөмкинлеге юк. Күп әти-әни эштә. Аннан соң, балаң ярты көн генә йөри дип бакчага түләү чигерелми.
- Таләпләр буенча, уртача тәүлеклек билгеле бер түбән температура 3 тәүлек торганнан соң гына ягу мәсьәләсе каралырга тиеш, - дип аңлатма бирә район башкарма комитеты белгече Илфат Сәгъдиев. - Ләкин андый халәттә кешене туңдыру яклы түгелбез. Җылыту сезонына бар яктан да хәзерлек бар, әгәр карар чыга икән, ягабыз, җылытабыз.
Җитәкчелекне кешелексез дип әйтеп булмый бездә, мөрәҗәтьләргә битараф калмыйлар, хәл итү ягын карыйлар. Мәгариф идарәсе җитәкчесе дә җылылык мәсьәләсенә битараф түгел. Бары урындагы җаваплы иптәшләргә әти-әниләр белән берлектә үз сүзләрендә нык торырга гына кирәктер, бәлки. Бөтен кешене дә бер калыпка салып булмый, шул ук вакытта бер әниебез: "За окном дождь, а главное детям тепло" дип тә язып җибәргән. Районыбызның кайсы почмагындадыр бу, билгесез, шулай да без алар өчен шат, җитәкчеләренә зур рәхмәтлебез.
Балалар - безнең киләчәк, аларны чирләтми, җәмгыятькә сәламәт килеш үстерү - безнең бурыч.
Әле бит синоптиклар Әбиләр чуагы - җылы көннәр җитә дип тә куандырып маташа. Алай була калса, бу суыклар турында онытырбыз да әле. Аңарчы һәр балага сәламәтлек, әти-әнигә сабырлык телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250