Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Райондашыбызга бәхет елмаермы?

Йомгаклау турында Балтач гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Әмир кызы Мостафина да катнашты.

27 сентябрьдә Биектау районында ТР Мәгариф һәм фәнминистрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Мәгариф», Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе белән берлектә оештырылган «Авыл укытучысы– 2024» республика бәйгесенең финалы узды.

Конкурсантлар Ямаширмә урта мәктәбендә, «Йолдыз» балалар бакчасында ачык дәрес һәм шөгыль күрсәтте.

Быел әлеге конкурста республикабыз районнарыннан 100гә якын конкурсант катнашты. Беренче этапта педагоглар һәмтәрбиячеләр иҗади эш юлласа, икенче этапка сайлапалынган 30 мөгаллим һәм тәрбияче дәрес яки дәрестән тышчара белән көч сынашты, дип яза «Мәгариф» журналы.

Йомгаклау турында Балтач гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Әмир кызы Мостафина да катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «Авыл укытучысы – 2024» бәйгесенең абсолют җиңүчесенә 50 мең  сум, II урынга – 30 мең, III урынга 20 мең сум күләмендә, шулай ук 5 номинациядә 10 ар мең сумлык кызыксындыру премиясе бирү вәгъдә ителде.  Рус һәм татар төркемендә эшләүче тәрбиячеләр «Иң яхшы тәрбияче – 2024» махсус номинациясе буенча билгеләп үтеләчәк. Бүләкләрне ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Авыл укытучысы – 2024» бәйгесендә җиңүчеләр белән традицион очрашу вакытында тапшырачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Венера Мостафина