Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рәхмәтем чиксез! ( + бик күп фото)

29 апрель көнне Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасында мәктәпнең 50 еллыгы хөрмәтенә «Авылыма нур өстәүче бер ялкын син мәктәбем!» дип исемләнгән бик матур очрашу кичәсе булды.

Белем йортының ярты гасырлык эшчәнлеге турында бай, эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Мәктәп, тәрбия эшенә өлеш керткән бер генә кеше дә онытылмады, һәрберсен атап, җылы сүз белән искә алынды. Юбилей тантанасы җыр-биюләр,матур чыгышлар белән баетылды. Килгән һәр кунакка мәктәп тарихы турында язылган китапчыклар бүләк иттеләр.

Безне, хезмәттәшләребез белән тагын бер тапкыр күрештереп, чын мәгънәсендә зур бәйрәм оештырганы өчен Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Тәслимә Зиннур кызы Фәйзрахмановага һәм аның кул астында эшләүче барлык коллективка олуг рәхмәтемне җиткерәм. Алга таба да зур уңышларга ирешеп, чын, көчле коллектив булып эшләүләрен телим.

Мәктәпнең 50 еллык бәйрәм кичәсенә килгән һәркем күңелләренә шифа, җаннарына рухи азык алып киткәндер. Тарихи истәлекләргә, шәхесләргә бай булган мәктәпнең даны онытылмасын, аның тагын олуг юбилейларын каршыларга насыйп булсын иде. Алга таба да балаларның шат тавышлары яңгырап торсын! Шундый гөрләп торган мәктәп булганда авыл да яшәр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кенәбаш 50 ел