Район мәгариф өлкәсендәге кайбер күрсәткечләр
Быел 1 нче сыйныфка 377 бала барачак.
Мәгариф өлкәсендә 1658 кеше хезмәт куя, шуларның 1008е педагогик хезмәткәр, 561е укытучы. Педагогларның 60ы - «Мәгарифтәге казанышлары», 2се - «РФ гомум мәгарифенең мактаулы хезмәткәре» күкрәк тамгасын, 6сы «ТР атказанган укытучысы» исемен йөртә. 60 укытучы Рәсәй һәм 176 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау таныклыгына ия.
* * *
Быел район мәктәпләренә 5 яшь белгеч: Чепья урта мәктәбенә тарих һәм математика, Арбор төп мәктәбенә музыка, Субаш төп мәктәбенә биология-химия, Карадуган урта мәктәбенә рус теле укытучысы, эшкә кайтты.
* * *
Район фән олимпиадаларында 1544 укучы катнашты, шуларның 184е призлы урыннар яулады. Иң яхшы күрсәткечләргә гимназия, Балтач һәм Нөнәгәр мәктәпләре ия булды.
* * *
Безнең укучылар гомумроссия олимпиадасының региональ этабында - 2, республика олимпиадасының йомгаклау этабында 11 призлы урын яулады.
* * *
Быелгы уку елы Татарстан Республикасында математика елы буларак игълан ителгән иде. Казанда үткән «Умники и умницы» уенының финал өлешендә Балтач урта мәктәбе укучысы Булат Карипов җиңүче булды.
* * *
Районда бер өстәмә белем бирү учреждениесе эшләп килә. Быелгы уку елында мәктәп һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге базаларында 62 берләшмәдә 2010 бала шөгыльләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев