«Шәҗәрәләр — нәсел агачы» конференция җиңүчесе билгеле
II этапка 123 эш сайланып алынган
15 нче ноябрь көнне Казан шәһәре Совет районының М. И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиясендә «Шәҗәрәләр — нәсел агачы» исемендәге төбәкара фәнни — гамәли конференция уздырылды.
Конференциянең читтән торып үткәрелгән этабында 7-11 нче сыйныф укучылары катнашкан. II этапка 123 эш сайланып алынган.
Конференциядә уӊышлы чыгыш ясап, Балтач мәктәбенеӊ 10 нчы сыйныфы укучысы Эльвина Гарипова «Нәселем шәҗәрәсе – гаиләм горурлыгы» номинациясендә җиӊү яулады.
Эльвина һәм аның җитәкчесе Люция Шәйхетдинованы әлеге җиңүе белән ихластан котлыйбыз. Алга таба да зур уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев