Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сабыйлар «Каенкай»га бакчага дип түгел, эшкә дип йөриләр (фото)

Узып баручы атна күңелләребездә нинди истәлекләре белән уелып калды икән дип уйласак, иң беренче уйлар балалар бакчасына илтә.

27 сентябрь көнне «Каенкай» бакчасында эшләүче яраткан, кадерле, хөрмәтле тәрбиячеләребезне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, чәчкәләр бүләк иттек. Балаларыбыз апаларының муеннарына сарылып үзләренең хисләрен белдереп кочакладылар, мөгаен, шуннан да зуррак бүләк кирәк булмагандыр аларга бу көнне. Алтын куллы бер әниебез бәйрәмне тагын да ямьләндереп махсус торт пешереп алып килгән иде.

Икенче көнне исә әти-әниләр җыелышы янәдән җыйды безне, анда төрле мәгълүматлар ишетүдән тыш уеннар уйнап, балаларыбыз белән бергә эшләгән рамкалар күргәзмәсен күзәттек. Фантазияләр көчле булып, сабыйларыбыз өчен нык тырышканыбызны аңлап елмаештык.

Тәрбияче апаларыбызга булган хөрмәтебез чиксез, чөнки алар балаларыбызны үз итеп, якын күреп тәрбиялиләр. Ә сабыйларыбыз алар янына бакчага дип түгел, эшкә дип йөриләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250