Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

САГЫНДЫРГАН МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ

16 февраль көнне безнең өчен онытылмаслык бик матур очрашу булды. Норма урта мәктәбе 1989 елны тәмамлаучыларны да барлап 30 еллык очрашуга чакыргач, без барыбызда риза булып шатланып килдек.

Чөнки 30 елдан соң сыйныфташлар белән курешу узе бер бәхет иде. Бу очрашу чарасы иң беренче көндез Норма мәдәният йортында булды. Сәхнәдә әле кайчан гына нәни кулларыбыздан тотып беренче сыйныфка алып кергән беренче укытучыбызны һәм мәктәп юлыннан озатып калган укытучыларыбызны күргәч, сөенечебездән, сагынып иңнәреннән кочып алдык. Чәчләренә чал кунса да, укытучыларыбызның күңелендә безнең яшьлек елларыбыз онытылмаган. Ничек барысында хәтерләрендә саклап яши алган алар. Шаян, шук чакларыбызны искә алып сөйләгәндә, күңелләр тулды, үткән елларыбызның матур хәтирәләренә әйләнеп кайттык. Сыйныфташлар белән бергәләп әзерләгән Норма урта мәктәбебезгә һәм безне укытып чыгарган хөрмәтле ветеран укытучыларыбызга олы рәхмәтебезне белдереп истәлекле бүләкләр тапшырдык. Шуннан соң без, үзебез укып чыккан Норма урта мәктәбенә юл алдык.

Мәктәп узгәргән, матурайган. Киң якты классларга килеп кергәч һәрберезнең күңелендә бер мизгелдә шаулап торган кыңгыраулы еллар куз алдына килеп басты, иң күңелле чакларыбыз шушы зур коридор буйлап йөгереп узгандай тоелды. Парта, доскаларга сак кына кагылып алуыбызда җанга рәхәтлек бирде. Утыз ел узса да, нык сагындырган мәктәп. Сыйныфташларым да бердә узгәрмәгән, шул ук тыйнак, ягымлы, шаян сузле, тормышта уз уңышларын табып, бәхеткә ирешкәннәр.

Очрашуыбызның кичәсен дәвам итеп кафега кузгалдык. Түгәрәк мул табын янында, укытучыларыбыз белән бергәләп аралашып, сөйләшеп утырдык. Бәйрәмебезне куңелле итеп алып барган Альбина Даминова белән Фәнил Әубәкировлар ямь өстенә ямь өстәде. Рәхмәт аларга. Көтеп алган очрашу көнебез бер мизгелдә узды да китте.Һәрберебезең куңеллендә ниндидер шатлык, җылылык, калды. Киләчәктә якты истәлекләребезгә уралып кабаттан очрашырга насыйп булсын иде дигән теләкләр белән таралдык без. Шушы чараны оештырган Норма урта мәктәбебезгә, һәм сыйныфташларыбыз безне барлап җыйган Марат Шәйхетдинов, Лилия Таҗиева, Айсылу Габдрахманова ( Исрафилова)ларга, барыбыз исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәм. Һәр барчабызга исәнлек саулык, гаилә бәхетендә куанып яшәргә язсын.

1989 нчы елны Норма урта мәктәбен тәмамлаган сыйныфташлар исеменән Гөлшат Гыйззатуллина. Яңгул авылы.

Фото: Чулпан Габдулганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу