Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Салавыч балалар бакчасы... “Кызыл китап”ка кертелгән? Экологлар нәрсә ди?

Салавыч балалар бакчсына Татарстан Республикасының биологик  ресурслар буенча дәүләт комитеты Балтач заказнигы начальнигы һәм инспекторлары килде. Бездә сыерчык оялары “туе” булды

-Зур эшләр шушы сабыйлардан башлана. Нинди зур хезмәт башкарылган. Һәр гаиләнең бүгенге бүләге - кош оялары. Алар безнең өчен затлы сарайга тиң. Чөнки ул ояларда канатлы дусларыбыз- табигать сакчыларыбыз яшәячәк, – диде Татарстан Республикасыны биологик  ресурслар буенча дәүләт комитеты Балтач заказнигы начальнигы Рамил Хаҗиев һәм коллективка Татарстан Республикасының аеруча саклана торган табигать участоклары реестрын һәм Татарстанның “Кызыл китаб”ын тапшырды.

-Табигатьне саклауның юлы озын.Ул һәркемнең күңел эше.Ул эш безнең һәрберебезнең кулыннан килә. Әнә бит саф –саф сыерчык оялары бәйрәм бизәге. Һәрберсендә аерым нәкыш, аерым бизәк.Ә ясаучылары һәр эштә ясле-бакчасының ярдәмчеләре - әти-әниләр. Хезмәтегез, ярдәмегез өчен зур рәхмәт, –диде бакча мөдире Лилия Закирова.

Бер изге эш мең яхшылыкка тоташты бу көнне.  Иң күңеллесе дә шул: улың янында биеклеккә үзең ясаган ояны элеп куюга кояш нурларына  үз балаңның елмаюы да  кушылса - менә шунда күңелдә дә горурлык хисләре уяна.

Очыгыз, кошкайларым, канатларыгыз талмасын! Тыныч илемнең тыныч таңында кошлар сайравы - балачак иленең игелекле хуҗаларын уятсын!-дигән изге теләктә таралыштылар бәйрәмдә катнашучылар.

Фәния Кәлимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев