Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Серләр соңыннан да ачылды (+фоторепортаж)

Моңарчы безнең барыбыз бергә ата-аналар җыелышларында гына очрашкан булды. Анда бит инде бер-береңне кырдан гына күзәтәсең, кирәген генә сөйләшәсең.

Чираттагы әти-әниләр җыелышында кызларыбызның сыйныф җитәкчесе “Без “Тату сыйныф серләре ” бәйгесендә катнашабыз, хәзердән үк фикерләрегезне, кул эшләрегезне барлый торыгыз” дип белдергәч башта бераз каушап калдык. Бездән булмас кебек тоелды. Күмәк көчнең кайчан тау күчерми калганы бар? Балаларыбыз ике авылдан- Түнтәр ягында дүрт кыз, Көшкәтбаштан дүрт кыз менә. Әллә ничә көн рәттән кичләрен җыелып чыгышыбызны өйрәндек. Менә шул вакытта бер-беребезне белеп бетердек, рәхәтләнеп аралаштык, көлештек. Кемнән көлдек? Әлбәттә үзебездән! Сүзләрне тиз генә ятлап булмады, сөйли башлагач онытылды, буталдык. Әле бит вакытка да сыешасы бар! Бәйгенең икенче зона этабы үзебездә үтте. Сәхнәгә чыккач каушадык, әмма алай да матур гына чыгыш ясадык. Беләсезме нәрсәгә төшендек. Балаларыбызны шигырь ятлый алмасалар орышырга яратабыз, ә бит үзебездән дә тиз генә булмады. Балаларыбыз тоташ икешәр сәгать концертлар куя. Безнең биш минут эчендә маңгайдан тирләр акты. Безнең балалар бик булдыклы икән! Безгә дә алардан калышырга ярамый. Әлеге бәйгене оештыручылар бик оста уйлаганнар. Беренчедән ул бер сыйныф әти-әниләрен бергә җыйды, бер-берләрен ныграк белергә ярдәм итте. Икенчедән әти-әниләр башка авыл әти-әниләре белән аралашты, аларның кул эшләре белән танышты. Өченчедән әлеге бәйге кемнең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтте. Дүртенчедән һәркем үзен яңа яктан ачты. Арабызда моңарчы сәхнәгә бер тапкыр да чыкканы булмаганнарның чыгуы бишенче баскыч. Без үзебезне җиңдек, көч таптык. Һәм барысы да балаларыбыз өчен. Бәйгенең асылы да шунда минемчә. Без балалар өчен яшибез, чөнки балалар –безнең тормыш чәчәкләре! Чыгышыбыз да шул хакта иде.

Сөмбел Газыймова

Түнтәр балалар бакчасы тәрбиячесе

Гөлзидә Газизуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев