Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Төшләргә кергән яңа электрон көндәлек...

Яңа ел, яңа чирек башлану белән бөтен әти-әнинең башын бер уй биләп алды. Моя школа дневникка баланы ничек итеп теркәп, шул электрон көндәлекне ничек итеп эшли торган итәргә?!

Минем кебек берничә баласы укучылар нинди хисләр кичергәндер, белмим, ләкин хәйран гына психланып тырышкач, үттек без ул теркәлүне. Моның белән генә эш бетмәгән икән әле, өй эшләре дөрес күрелми, бөтенләй бездә укытмаган укытучылар тора ул көндәлектә. Чыдасын баш кына... 

Шушы темага интернет челтәрендә бик кызыклы язма таптым. Сез дә укып чыгыгыз әле.

- Моң-зарларым күп җыелды бит әле, җәмәгать, шуңа әзрәген бушатмыйча булмас. Алайса, эчемә җыеп барсам, күпкә китә, киләселәренә урын калмый, бушанырга кирәк)

Беренче көн кадагындагысыннан башлыйм әле, мәктәпкә кагылганын. Кәнишне, мин монда чыгып зарланганнан гына берни дә үзгәрми, ләкин шулай да...

Уку елы башында балаларның электрон көндәлеген ясаттылар. Аллаһка шөкер, тырыша торгач, мин әби дә урнаштыра, керә алдым бит бу көндәлеккә. Бик рәхәт нәрсә икән, бар әйбер күренеп тора, баланың билгесе, өй эшләре.

Бик иркенгә чыкмагыз әле, безгә дә бит эш күрсәтергә кирәк, безнең дә ашыйсы килә, җылы диңгез суларында коенасы, фәлән ат көчле машиналарда җилдертәсе, фәләненче буын балаларыбызга фәләненче пулатларыбызны аласы саласы килә, дигәннәрдер инде... кышкы каникулдан чыгуга яңа электрон көндәлек уйлап тапканнар! Бәлки электән үк булгандыр, анысы мөһим түгел, ә мөһиме, безне шул яңа көндәлеккә теркәлергә кушулары!

Кичәдән бирле шуңа теркәлә алмыйча җаннарыбыз чыга! Әле хәзерге вакытта да теркәлә алмыйча иза чигәбез! Керми генә бит! Бала турында мәгълүмәтне дөрес тутырмагансыз, әгәр анысы дөрес булып та керә алмасагыз, укытучыга мөрәҗәгать итегез, дигән язу килә дә чыга, билегеле инде, урыс телендә. Шул язу чыгуга мин кызга язам, шалтыратам, анысы үз чиратында миңа психлана) Барысы да дөрес язылган, ди. Бу хәл төнге унбергә тикле сузылды һәм бүгенгә ияреп чыкты.
Хәзер бар өмет укытучыда)

Менә аңлатыгыз әле сез мин тити баш әбигә, ниемә дип кирәк булган ул яңа көндәлек!? Элеккесе нәрсәсе белән ошамаган!? Бирелгән өй эшләре күренә идеме? Күренә! Баланың дәрестә алган билгеләре күренәме!? Күренә! Класстагы өлгереш күренә, дәрестә нинди тема үткәне күренә, чирек буена алган билгеләре күренә.... тагын нәрсә кирәк соң инде!?! Ә!?! Безгә, әти-әниләргә, әби-бабайларга шушы хәтлесе дә бик җиткән бит инде! Калган эскиләре кирәкми, иң мөһиме, бирелгән өй эшләре күренә, шул җиткән!

Минем өчен бу көндәлек булмау, ике кулсыз калдырган кебек, Аллам сакласын! Бала укуга китүгә шул көндәлекне йөз ачып карыйм бит мин. Үз балаларымны бу хәтле дер калтырап укытмаган идем) Хәттә дәрес хәзерләткәнемне, кырларына утырып, хәтерләмим. Ә онык белән «от и до», өстемдә шундый зур җаваплылык торган кебек. Үзем балага, улым, нәкъ менә яхшы билгеләргә генә укырга кирәк, димим, иң мөһиме, аңлап укы, дим, ә үзем, бала өчле билгесе ала икән, борчылам. Димәк мин нәрсәнедер дөрес аңлатмаганмын, бу минем хилафлык һәм шул өчлене үземә куелган билге итеп кабул итәм дә, эчтән үземне кимерә башлыйм.

Көндәлек урнаштырудан дәрес хәзерләүгә дә җиттек)))

Әйбәт кенә барган укыту системасын, башларына нидер типкән саен, пыран-заран китермәсеннәр иде!

Минем кебек көндәлеккә керә алмаучылар тагын бармы монда? - дип язган Резида Файзуллина. 

Чыганак: https://vk.com/id424056093?w=wall424056093_23033%2Fall

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев