Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түнтәрнең ветеран укытучыларын зурлаганнар (фото)

Кешеләрнең матур истәлекләре, өмет-хыяллары һәм иң беренче шатлык-куанычлары мәктәп чоры белән тыгыз бәйләнгән. Шушы якты хатирәләрнең үзәгендә укытучы тора.

Табигатьтә алтын, мул көз тантана иткәндә Укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне һәр кешенең үткән еллары турында уйлары, балачак хатирәләре ирексездән укытучылар белән бәйле мизгелләргә барып тоташа. Меңләгән укучылар рәхмәт хисләре белән мөгаллимнәрне искә ала, алар алдында баш ия. Нәкъ менә шушы хисләр укытучы өчен иң зур бәһа булып тора. Бу көнне Түнтәр урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары ветеран укытучыларны өйләренә барып котладылар.

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев