Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучы хакы

Балалар язмышы, халкыбыз, милләтебезнең киләчәге — укытучы кулында. Разит абый Алкин бакыйлыкка күчсә дә, аның шәкертләре остазын әле дә сагынып искә ала. Һәркайсының әйтер сүзе бар. Арада укытучы һөнәрен сайлаганнар: «Разит абый безнең дәресләрне тыңлап торса, нәрсә дияр иде икән?» — ди. Аның образы, дәресләре, үгет-нәсыйхәтләре ничек һаман да шулай күңелне кояш кебек җылыта ала?

Разит абый Алкин — Балтач районының кечкенә генә Чутай авылында яшәп, Нөнәгәр мәктәбендә озак еллар белем биргән гади укытучы. Тумышы белән Арчадан. Нөнәгәр мәктәбен республика күләменә күтәрүдә аның өлеше зур. Укытучылык стажы — 47елдан артык.

Сынаулар
Разит абый үз сукмагын үзе ярган кеше ул. Тормышы җиңелләрдән булмый. Ул гыйбрәтле, хәтта җәрәхәтле дә. Куркыныч репрессия еллары Алкиннар гаиләсен әтисез калдыра. Апасы Резидәгә —11, Ра-зитка — 5, энекәше Робертка нибары өч ай була. Әтисе турында кыска гына бер факт. Язучы Ибраһим Сәлахов «Колыма хикәяләре» дип исемләнгән китабында Рияз Юсуповның көчле рухлы, кешелекле булуын сокланып искә ала.
Алар Пләтән төрмәсенең бер камерасында бергә утырган.
Әлеге гаилә 1956 елга кадәр күзәтү астында яши. «Халык дошманы» дигән ярлык тагылып, чикләүләр үзәгенә үтсә дә, ул зур хәрефтән Кеше булып кала. Милләте өчен хезмәт итүне беренче урынга куя. Укытучы һөнәрен сайлап, гомер буе тугры кала. Төпле белем һәм тәрбия генә түгел, күпме авыл баласына тормышта югалып калмаслык ышаныч һәм көч бирә.

Булыш әле...
Мәктәптә укыганда ук зиһене белән аерылып тора Разит. Чепья мәктәбендә тулай торакта яшәгән чагы. Укытучылар 10 сыйныфта укучы егетне башкаларга математикадан өй эшен әзерләшергә чакыра. Теш үтмәслек биремнәр дә була чөнки. Разит бик теләп 8-9 класс укучыларына катлаулы мәсьәләләр чишү юлларын өйрәтә.

Аның «педагогик сәләтен» ул вакыттагы РОНО мөдире Зөбәер абыйсы Юнысов күреп, 18 яшьлек егетне Түнтәр мәктәбенә математика-физика укытучысы итеп билгели. Шулай итеп, Зөбәер абыйсы фатихасы белән Разит укытучы булып китә. Ә инде дәрес планнары төзү, аны оештыру эшләренә мәктәп завучы Рәшидә апасы Мөхәммәдиярова (элеккеге РОНО инспекторы) өйрәтсә, математика укыту методикасы нигезләренә өлкән дусты, инспектор егет Тәлгать Мостафин төшендерә. Разит Алкин аларга гомер буе рәхмәтле булып яши.

19 яшьтә инде аны Чутай мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Бер елдан хәрби хезмәткә алына. 1954 — 1957 елларда укытучыга солдат шинеле кияргә туры килә. Стройбатта хезмәт итеп, бер йорт салырлык акча алып кайта. Авылда зур итеп өй җиткезгән.
Разит күрше-тирә авыллардагы балаларны да белемле итә. 1960 елга кадәр аңа Түнтәр, Шода, Чутай, Сәрдек, Смәел авыллары 1960-1994 елларда Нөнәгәр урта (башта ул сигезьеллык иде) мәктәбендә балаларга математика, физика, информатика, сызым, рәсем фәннәрен өйрәтә. Пенсиягә чыккач та мәктәп директорлары аны физика-математика укытырга чакыра әле. Җиңүчеләр тәрбияли.
Ул чакта авыл мәктәп-ләрендә шәһәрдәге кебек укыту җиһазлары, шартлары да юк. Әмма аның укучылары белеме белән каладагыларны да уздыра. Үз эшен, укучыларын яраткан мөгаллимнеке башкача була да алмыйдыр?!

30лап укучысы физика, математика буенча (соңрак информатика, сызым фәннәреннән дә — алардан олимпиадалар үткәрелә башлагач) район олимпиадаларында 70 тапкыр (!) 1–2, бик сирәк 3 урыннарны яулый. Кайбер елны 2-3 укучысы беренче урынга лаек була. Республика олимпиадаларында да алдынгылыкны бирми алар. Мәсәлән, Әнәс Галимҗанов, Мансур Вәлитов һәм башкалар. Җиңүгә өметләнгән Казан мәктәбе укучыларын да җиңеп кайталар. Нишләсен, тегеләрнең инде күтәренке борыннары аска төшәргә мәҗбүр була. Менә ул авыл мәктәбендә укыткан тыйнак укытучының хезмәт күрсәткече! «Укучыларым елдан-ел яхшырак укый, ышанычымны аклыйлар иде. Мине иң куандырганы — укучыларымның эшләрендә һәм тормышларындагы уңышлары, аларның һәм әти-әниләре-нең мине хөрмәт итүләре, хезмәтемне күрә һәм бәяли белүләре», — дип язып калдырган Разит Рияз улы. Сүз уңаеннан, Разит абыйның КПСС райкомы, СССР Мәгариф министрлыгы һәм СССР югары профсоюз оешмасы тарафыннан бирелгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Халык Мәгарифе Отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы исемнәре аның тырыш хезмәтенә үзе бер дәлил.

1960 ел. Нөнәгәр мәктәбендә физика-математика дәресләрен үткәрү өчен кирәкле приборлар аз чак. Разит абый Казанга барып, шактый гына суммага җиһазлар сатып ала. Шулай итеп, ун тартмага җыела. Аны әле күтәреп тә кайтасы бар бит. Әлеге кирәк-яракларны башта тимер юл аша Шәмәрдән станциясенә, аннары атларга төяп мәктәпкә алып кайта. Нәтиҗәдә, физика кабинеты җиһазландырыла, аны ел саен яңартып тора. Кыскасы, физика-математика фәннәрен тиешенчә укытырлык әсбаплар һәм башка әйберләр туплый. Мәктәп урта мәктәп статусы алып, кирпечтән яңа бина төзелгәч, физика кабинеты танымаслык булып үзгәрә. Моның өчен Разит абый колхоз рәисенә мөрәҗәгать итә. Гозерен кире какмый: төзү материаллары, балта осталары белән ярдәм итә. Барлык дәресләрдә тәҗрибә, планда каралган лаборатор эшләр, практикумнар үткәрерлек кабинет булдырыла. Мәктәп директоры Мәхмүт Борһановның ярдәме аз булу сәбәпле, барлык эшләрне дә үзенә башкарырга туры килә.

Үз стиле
Укучыларга төпле белем бирү өчен һәр дәрестә техник чаралар һәм башка алымнарны киң куллана Разит. Болар — «проблемалы укыту», белемне «блок-лап» бирү, һәр баланың сәләтенә карап якын килү, үстерү, системалы кабатлау һәм башка файдалы алымнар. Дәресләрне тормышка бәйләп аңлата: белем тормышта кирәк. Шул ук вакытта тәрбия эшенә дә игътибар бирә.
1964 елда Чепья мәктәбе директоры тәкъдиме белән «Проблемалы укыту» алымын кулланып, физикадан ачык дәрес үткәрә. Ул вакытта район үзәге Арчада була. Җәгъфәр абый Яппаров җитәкчелегендә Чепья зонасының барлык директорлары да катнашып, дәрескә югары бәя бирә.

Һәр дәрестә диярлек өй эшләренең үтәлешен тикшерүдә укучыларның үзара тикшерү алымын кертә. Бу ысул дәрестә вакытны янга калдырырга, балаларда укуга карата жаваплы караш тәрбияләргә булыша. Белем дә истә кала. Югары сыйныфларда елга берничә тапкыр билгеле бер күләмдә (бер яки берничә бүлек) материал үтелгәннән соң зачет ала.

Физика-математика түгәрәкләрендә дә шул ук юнәлештә эшли. Дәресләргә кирәкле таблица, кабинетка эленгән стендларны югары сыйныф укучылары үзе төзи һәм яза. «Яшь физик-лар» дигән стендта физика-математикадан мәктәп, район, республика олимпиадаларында алдынгы урын алучыларның фотолары ел саен яңартыла. Физика һәм математика буенча популяр (класстан тыш) әдәбият укуга да зур игътибар бирә Разит. Түгәрәк әгъзаларыннан бер укучы китапханәче итеп сайлана һәм ул кабинеттагы китап-ларны укучыларга бирү исәбен алып бара. Сәләтле укучыларга Мәскәү МФТИ каршындагы ЗФТШга (математика — физика мәктәбенең читтән торып уку бүлеге) укырга тәкъдим итә. Әнис Галимҗанов, Айдар Гәйфетдинов, Нурия Дәүләтшина, Руслан Алкин һәм башкалар шунда укып чыга. Укучылары елдан-ел яхшырак укый, югары уку йортларына укырга керә.

Дәрәҗә
Разит Алкин классының күпчелек укучылары техникум һәм институтларда укыта, зур урыннарда житәкче булып эшли. Шуларның берсе — Әнис Фуат улы Галимҗанов бүген Казан федераль университетында доцент.

Фикер
Әнис Галимҗанов, физика-математика фәннәре кандидаты, КФУның билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы доценты:

— Шәхес булып формалашуымда да Разит абый Алкинның роле бик зур. Разит абый әни ягыннан ерак туган да әле. Мин аның белән башлангыч сыйныфта укыганда ук нык-лап аралаша башладым. Ул — авылда фотограф. Без, малай-шалайларга анысы да кызык. Гаилә альбомындагы барлык фотолар да — аныкы. Авыл, мәктәп тормышын да төшерә иде. Хатыны Ләйлә апа авылда фельдшер иде.

Күзлекле, чәче тырпаеп тора иде Разит абыйның. Чын галимнәр үрнәге. Бик җитди, таләпчән. Аның өчен фән беренче урында торды.
Безне 5 нче сыйныфта физикадан укыта башлады. Беренче дәрестә үк "5«ле куйды. Физика бик ошый иде миңа. Разит абый моны белеп алды да мине өенә чакырды. Аның үзенчәлекле китапханәсе бар иде. Анда физикадан татар һәм рус телендә нинди генә китап-лар юк. Миңа укырга биреп җибәрә. Сәгатьләр буе сөйләшеп утыра идек. Ул бит авыл укытучысы, аның да эше күп булгандыр инде. Тик вакытын кызганмады. Дәресләрен көтеп алдык. Лекция кебек булган ул. Һәр сүзен тотып ала идек. Физика кабинеты артында — лаборатория. Анда төрле сынаулар үткәрдек.

Тәнкыйди фикерләргә, төптән уйларга, исбатларга, яңа нәрсәләр табарга ярата идем. 7— 8 сыйныфта ике тапкыр республикада җиңүче булдым. Разит абый олимпиадаларга әзерләде.

Математика укытучым Гаязетдин абый Мостафин белән Разит абый икесе дә фәнни итеп, төбенә төшеп аңлаталар иде. Гади түгел! Бала белмәсә, дәрестән соң алып калдылар. Аңлаганчы, 3-4 әр сәгать тоталар иде. Хәзер уйлап карагыз, шулай эшлиләрме? Акча түләсәң, бәлкем, тоталардыр да. Алар моны бушлай башкарган. Әле бит Разит абыйның өенә дә кайтасы бар. Нөнәгәр мәктәбенә җәяү яки мотоциклда килә иде.

Саф татарча матур итеп сөйли иде ул. Университетта лекцияләрне татарча сөйләүче мөгаллим буларак, мин дә аның кадәр булдыра алмыйм. Татарча укыту өчен интеллектуаль көч кирәк. Русчаны теләсә кем кабатлый ала. Без үз фикерләрен туган телдә фәнни, төгәл итеп җиткергән математика, физика укытучыларын — тулы бер буынны югалттык. Без укытырга тырышабыз, әмма безгә телләре бозылган абитуриентлар килә. Бик борчыган проблема бу.

Разит абыйда белем алу минем өчен үзенә күрә бер университет булгандыр дип уйлыйм. Лекцияләремдә кайчак: «Мин болай сөйлим. Ә Разит абый ничек әйтер, ул моны ошатыр идеме икән?» — дип уйлап куям. Һәр укытучым — шәхес. Алар Нөнәгәр мәктәбен респуб-ликага танытты. Бүгенге коллектив шул абруйны саклый белә.

Тәрбия эше
Разит абый 35 ел сыйныф житәкчесе вазыйфасын башкара. Аның эш методы: класс активын булдыру (отряд советы, классның комсомол комитеты — төрле эшләрдә жаваплы абруйлы укучылардан тора), шуларга таянып, балаларны төрле чаралар, эшләрдә актив катнаштыру. Укучыларда шул рәвешле активка карата ышаныч тәрбияләнә. Эш үзидарә формасында алып барыла. Һәр елны отряд җыеннарында комсомол, класс жыелышларында алдынгы төрле профессия кешеләре белән очрашулар үткәрелә. Төрле югары уку йортлары студентлары белән очрашулары бик популяр була. КВНнар, сыйныф белән экскурсияләрне еш уздыра. Укучыларның сәләтен үстерүгә зур игътибар бирә. Чыгарылыш класс укучылары спектакль, концертлар куеп, халыкка тәкъдим итә.

Таһир Һадиев
(Дәвамы бар).

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев