Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучы хакы

(Ахыры. Башы 43 санда).

«Ленин орденлы райондашлар» дигән "ачык дәрес"тә роно мөдире Хәсәнов җитәкчелегендә районның директорлары катнашып, тәрбия сәгатенә югары бәя бирәләр. Разит җитәкләгән класслар укуда да һәм мәктәптәге һәр эштә дә алдынгылыкны бирми.

Мәктәп күләмендә физика һәм математикадан кичәләрне еш оештыра ул. Мәсәлән, мәктәп күләмендә еш кына физика, техникага, фәнгә багышланган кичәләрдән, баштарак «Совет фәне һәм техникасы үсеше дигән темага 2-3 елга — бер тапкыр, соңыннан ел саен (гыйнвар, февральдә) «Фән һәм техника атналык-лары» аннары айлыклары үткәрә башлый. Бу эш Разит җитәкчелегендә укытучылардан махсус комиссия төзелеп башкарыла. Барлык класслар да катнашып, соңыннан укучылар район газетасы "Хезмәт«кә мәкаләләр яза.

Рәсем укытучысы булып эшләгәндә, ел саен мәктәп күләмендә рәсемнәр күргәзмәсе үткәрә. Коридор диварлары сурәтләр белән шыплап тула. Аның бу инициативасын Чутай, Нөнәгәр һәм башка мәктәпләрдә дә дәвам итәләр.

Шул ук вакытта башка җәмәгать эшләрен дә башкара. Агитатор, лектор була. Пропагандист буларак, Чутайда — комсомол-яшьләрне, Нөнәгәрдә җитәкче коммунистларны укыта.

Мәктәп, балалар бакчаларында укыту-тәрбия эшенең яхшыруында, колхозлар һәм оешмаларда кешеләрнең тәртипле, эшчән булуында Разитның да тырышлыгы бар.

Алкин Разитның укыту-тәрбия эшендәге, халыкка белем бирү һәм тәрбияләүдәге, башка эшләрдәге хезмәтләре район җыелышларында, конференцияләр, матбугатта еш мактала.

Күренекле язучы Ибраһим ага Сәлахов 12 көн Разит Алкинда кунакта була. Аның Нөнәгәр һәм Чутай клубларында халык белән очрашу кичәләрен дә укытучылар белән Разит оештыра. Ул чактагы авыл советы рәисе «Клубка кеше җыелмас», — дип ярдәм итәргә ашыкмый. Шуңа да карамастан, клубта алма төшәрлек тә урын булмый. Казаннан килгән кунаклар һәм Ибраһим ага Сәлахов үзе дә бик канәгать булып китә. Ләйлә Минһаҗеваның «Ибраһим Сәлахов» исемле китабында Разитның фотолары да бар.

Авыл тоткасы
Авылның бердәнбер фотографы була ул. Шул чорда Чутай, Нөнәгәр, Комзавод авылы мәктәп, бакча, клуб, китапханәләре өчен һәм башкаларга да барлык фотоларны ул ясый. Мактау такталарындагы алдынгы укучылардан алып, почетлы колхозчыларга кадәрге фотолар да — аныкы. Төрле оешмалар үткәрә торган барлык чараларны да сурәткә төшерә. Мәктәптә 34 ел буе штаттан тыш (түләүсез) фотограф булып тора.

Мәктәптә 30 ел буе — бердәнбер штаттан тыш киномеханик. Барлык фәннәр буенча фильмнарга гариза җыеп районга җибәрә. Лаборант почтадан шуларны алып кайта. Разит исә буш сәгатьләрендә дәрескә кадәр дә, аннан соң да барлык укытучылар өчен фильмнар күрсәтә. Чөнки ул вакытта бер укытучы да киноаппарат белән эш итә белми. Соңгы елларда физика кабинеты лаборантларын өйрәтеп, алар фильм-нарны күрсәтә башлый.

Ел саен диярлек югары оешмалардан педсоветларда, район җыелышлары, конференция, укытучылар һәм халык алдында чыгышлар ясарга еш кушалар Разитка. Авылларда укылган доклад, лекцияләр саны гына 200дән артып китә.

1974 елда Нөнәгәр авыл советы рәисе вазыйфасын да башкарырга туры килә. Билгеле, үзе теләп түгел. Өч тапкыр район башкарма комитеты утырышына чакырып, мәҗбүри рәвештә вакытлыча эшләргә кушалар. Белем бирүне дә туктатмый: ике эшне дә алып бару авырга туры килә. Тырышып эшләүнең нәтиҗәсе күренә. Халыктан бәрәңге җыю буенча район авыл советлары арасында икенче урынны яулыйлар. Башкарма комитет рәисе, райкомның 1 секретаре Сираҗиев мактый, үрнәк итеп күрсәтә.

25-30 ел буе Нөнәгәр, Чутай, Комзавод авыллары мәктәпләре укытучыларының башлангыч профсоюз оешмасы рәисе, өч авыл лекторларының «Белем» җәмгыяте рәисе, өч чакырылыш Нөнәгәр авыл Советы депутаты һәм план-бюджет даими комиссиясе рәисе булып сайланып эшли. Берьюлы өч вазыйфаны намус белән җиренә җиткереп башкара. Бу өч эшнең һәрберсенә квартал саен план төзелә. Төрле чаралар планлаштырыла һәм шуларны башкаручылар беркетелә. Үтәлеше җыелышларда каралып, тикшерүчеләр чыгышлары, тәкъдимнәре тыңланып, карарлар кабул ителә. Аларның ничек хәл ителүе киләсе җыелышларда тикшерелеп барыла.

Разит Алкин турында фикерләр

Нөнәгәр мәктәбе директоры Айрат Сөләйманов:

— Разит абый Алкинны онытмыйбыз. Мөхтәрәм укытучы булган ул. Мин үзем — башка авылдан. Хатыным Рәзилә Разит абыйда белем алган. Аны җылы хатирәләр белән искә ала.

Мәктәптә узган очрашуларда укучылары Разит абыйны бик сагынып искә төшерә, истәлекләре белән уртаклаша. Барлык укытучы турында да алай сөйләп булмый. Ләкин аны кабат—кабат телгә алалар. Музейда ветеран укытучылар, шул исәптән, Разит абый турында да мәгълүмат бар. Шул чор укучылары — бүген анда укыган физика укытучылары аның турында хатирәләрен язды.

Рәзилә Сөләйманова, Пыжмара мәктәбенең математика укытучысы:

— Разит абый бик көчле, белемне бик әйбәт бирә торган укытучы иде. Китапка карап бер әйбер дә сөйләми иде ул. Ничек барысын да белгән диген? Башта безгә физика, аннан сызым укытты. Һәр сызыкны миллиметрына кадәр үлчәттерә иде. Сызымны шул вакыттан яратып калганбыздыр без. Бик таләпчән булса да, ачуланмый иде. Безне укытканда чәчләренә чал кергән, олы яшьтә иде инде. Аның дәресе вакытында тәртип бозган бер генә бала да булмады. Тавышы матур, көр иде. Гәүдәсе дә төз. Минем күңелдә шулай итеп истә калган.

Гомердә дә онытылмый торган укытучы

Разит абый хатыны Ләйлә апа белән ике бала тәрбияли. Уллары Руслан һәм кызлары Эльзага югары белем биреп, олы тормышка озата. Эльза шәхси оешмада — хисапчы. Ире Илгиз белән бер кыз үстерәләр. Руслан Алкин хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Федераль казначылык идарәсенең Азнакай районы бүлеге башлыгы вазыйфасын башкара. Хатыны Альбина Рим кызы банк системасында хезмәт куя. Өч кызлары бар.

Руслан Алкин (улы):

— Өебездәге китапханә бик бай иде. Әти кайсы җиргә барса да, китап кибетенә кермичә китмәгән. Үзе укыткан фәннәр буенча китап сатып ала торган булган. Бездә һәр көнне ике укучы төнге 12гә кадәр олимпиадага әзерләнә иде. Берсе шөгыльләнә, икенчесе көтеп тора. Алар киткәч, аннан үзе дәрескә планнар язарга утыра. Мәктәпкә йокламыйча киткән чаклары да аз булмады. Үзе дә: «Барысына да ничек өлгерәм икән?» — дип аптырый иде. Әтинең энергиясе шулкадәр көчле, аның артыннан өлгереп булмый иде. Беркайчан да арыдым дигән сүзне әйтмәде. Күп сөйләшмәде. Барысын да эше, гамәле белән күрсәтте.

Пенсиягә чыккач, умартачылык белән шөгыльләнә башлады. Беренче елны бер оядан 100 килограмм бал алды. Бик сирәк күренеш бу. Кайсы эшкә тотынса да, укытучы кебек җиренә җиткереп башкарды. Төнге сәгать 12дә, кортларга ширбәт салам, дип чыгып китә иде. Чөнки көн буе эшнең бетәсе юк, ә иртәгегә калдырырга ярамый. Яңгырлы көннәрдә кортлар ач кала.

Бакчада ниләр генә үстермәде. 7-8 алмагачы да уңышны мулдан бирде. Алмагачлар бер дә кортламады. Агрономияне белү Рияз бабай нәселеннән күчкәндер, мөгаен.

Мин бит бераз гармунда уйнаштыргалыйм. Кибеттән гармун сатып алган чак. Тартам-тартам, тик бер көй дә чыкмый. Әти кулына алды да, радиодан бер көйне тыңлап, шуны уйнап та күрсәтте. Югыйсә кулына тотканы да юк бит. Теләсә кайсы эштә сынатмады.

Спортны да үз итте. Герче, штангачы иде. 

Әти 77 яшендә дөнья куйды. Бер вакыйганы яхшы хәтерлим. Әтигә ул чакта 75 яшь иде. Бер механизатор салмыш баштан тракторы белән коймабызны җимергән. «Иртәгә кадәр койманы ясап куй», — дигәч, тегенең ачуы чыккан. Тик вәгъдәсен үтәгән: иртән торуга койманы ясап куйган. Үзендә дию көче булса да, кеше белән беркайчан әшәкеләнеп йөрмәде. Көч һәм белем ягыннан да дәрәҗәсе зур иде. Җитәкчеләргә дә сүзе үтте.

Әти минем өчен һәрвакыт авторитет булды. Укытучы баласына таләп болай да бик зур бит ул. Клубка театр, кино килсә дә, безгә чыгарга ярамый: беренчедән, дәрес әзерлисе булса, икенчедән, укытучы баласы башкаларга үрнәк. Билгеле вакыттан соң укучы балаларга уйнарга чыгарга ярамый. Укытучы буларак, әти шуны кич саен Чутайда тикшереп торды. Авырсам да, дәрес калдырмадым. Мәктәптә «5» кә генә укыдым. Спортка карата да кызыксынуны әти уятты. Ул иртән көн саен йөгерә, физик күнегүләр ясый иде. Аягында варикоз булу сәбәпле, йокларга да аягына зарядка ясамыйча ятмады. Мин дә үземне формада тоттым.

Әти белән төн буе фото ясыйбыз. Икенче көнне сурәтнең чыкмаган чаклары да була иде. Мин шулай әти урынына фотога төшердем, ә фотоаппарат пленканы әйләндермәгән икән. Әти орышмады, бары тик әлеге җайланма белән ничек дөрес итеп эшләргә кирәклеген аңлатып бирде. Ул фотоларда — авыл тарихы. Барысын кадерләп саклыйбыз.

Берсендә чәчне пеләшкә алдырдым. Дәрестә оялып, башлыкны салмыйча утырам шулай. Укытучы Гаязетдин абый дәресе иде. «Руслан, башлыгыңны сал», — ди. Бер әйтте, ике әйтте. «Алайса, әтиеңне чакырам» — диюе булды, баштан шапка үзе үк очып төште. Әти беркайчан да орышмый, әмма бер карашы белән тыңлата иде.

Бер генә үкенеч калды. Нәселдә укытучылар булса да, безнең арада бу юлдан китүче булмады. Теләгән идем дә, әмма башка белгечлекне сайларга туры килде. Укытучы нәселендә балалар укытучы булырга тиеш дип саныйм. Ул өлкәгә әзер булып үсәсең бит.

Әтигә карата хөрмәтне әле дә сизәм. Авылга Сабан туена кайткач, укучылары мине әйләндереп ала да, аның турында йотлыга-йотлыга сөйли башлый. "Әтиең "2-3"ле куйгач, ачу чыга иде. Тик моны вакыт узгач кына аңладык. Әле ярый таләп иткән. Безне кеше итте", — диләр. Әтигә әйтеп бетерә алмаган рәхмәтне миңа әйтәләр. "Тырышсаң, "2-3"легә укучыны да "4"легә укырлык өйрәтеп була", — ди иде әти.

Белмичә әйтмәгән, димәк.

Таһир Һадиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев