Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Виртуаль татар теле кабинеты» бөтенроссия бәйгесе лауреаты

2022 мартында Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Россия Федерациясендә мәдәни мирас елына, Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына һәм Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган «Виртуаль татар теле кабинеты» бөтенроссия бәйгесе үткәрелде.

Бәйгенең төп максаты: интернет киңлеген мәгълүмати-методик тулыландыруны камилләштерү, татар теле кабинеты ресурсларын булдыру һәм куллану буенча педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәле тәҗрибәсен ачыклау.

Оештыру комитеты тарафыннан республика районнары һәм чит төбәкләрдән  64 гариза кабул ителгән. Балтач гимназиясенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтова Рәйсә Шамил кызы бәйгенеӊ лауреаты исеменә лаек булды. Рәйсә Шамилевнаны чираттагы җиӊүе белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Виртуаль татар теле кабинеты»