Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хезмәтенә күрә хөрмәте (+фотолар)

Мәгариф өлкәсендә хезмәт куеп, зур казанышларга ирешкән райондашларыбызны котлау чарасы.

Мәгариф өлкәсендә хезмәт куеп, зур казанышларга ирешкән райондашларыбыз

 Россия Федерациясенең «Мәгариф отличнигы» билгесе белән Норма урта мәктәбенең физика укытучысы Рузилә Низамиева һәм Балтач урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Шакирова бүләкләнде. «Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» билгесенә  Норма урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе  Әсәдуллина, Чепья урта мәктәбнең физик культура укытучысы Рафаэль Ильясов лаек булды. “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе Субаш төп гомуми белем мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Васильевага, Балтач урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Ильяс Галимуллинга, Балтач гимназиясенең биология укытучысы Алсу Җәләловага,  Балтач бистәсенең 4 нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе Илсөяр Ибраһимовага,  Яңгул урта  мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Минһаҗевага, Куныр урта  мәктәбенең информатика һәм математика укытучысы  Рамил Нәҗиповка, Урта Көшкәт  урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Серафима Николаевага,  район  мәгариф идарәсенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Фидания Сабировага, Бөрбаш балалар бакчасы мөдире Розалия  Шәрифуллинага тапшырылды. “Мактаулы остаз”  билгесенә Кенәбаш башлангыч-мәктәп-балалар бакчасының башлангыч сыйныф укытучысы Азат Галиәхмәтов, Балтач урта  мәктәбенең физика укытучысы Мөнир Гафаров, Норма урта белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Зөһрә Кадыйрова, Иске Көшкәт башлангыч белем мәктәбе  укытучысы  Светлана Карабаева, Кече Лызи урта  мәктәбенең  башлангыч сыйныф укытучысы Инна Медведева; Шубан төп гомуми белем мәктәбе директоры Ханнан Рәхимҗанов; Балтач гимназиясенең физик тәрбия укытучысы Марат Хәлимов ия булды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау таныклыгы район мәгариф идарәсенең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Эльмира Гариповага, Салавыч күппрофильле лицееның физик тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы  Ранил Гыйләҗевка,  Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлсәрия Муллагалиевага, Кенә төп гомуми белем мәктәбе директоры Рамил Низамиевка, Шубан төп гомуми белем мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Инсаф  Сәләхетдиновка,  Яңгул урта  мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Фәргать Фатыйховка, Балтач гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы, укыту һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Гүзәл ХӘКИМОВАга, Балтач урта мәктәбенең география укытучысы  Гүзәлия Шиһаповага, Чепья урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Аэлита Эшмаковага бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев