Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңгул мәктәбендә югары уңыш ала беләләр (+фоторепортаж)

Мәктәп бакчасының суган түтәлләре арасында чүп утаучы балаларны күргәч: "И,и, монда бер дә чүп юк бит, нәрсәсен утыйсыз?" - дип гаҗәпләндем.

Быелгы яңгырлы елда гел карап тормасаң, хәзер чүп баса, диделәр. Әнә шулай гел карап, тәртипләп торганга, монда бер генә участокта да чүп уләне күрмәссең ( ә участок кечкенә түгел, мәктәп территориясе биш гектар ярымны били!), түтәл аралары да балкып тора. Чәчәкләр дә күп, яшелчәләрне дә мулдан утыртканнар. 65 сутыйдагы бәрәңгеләре дә, кабак, кишер, чөгендер, суган, кәбестә дә мул уңыш вәгъдә итә. "Бакчабыз ел саен бик матур, мул уңышлы була. Аның өчен җаваплы башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Ризванова белән химия-биология укытучысы Эльмира Сәләхетдиновалар бу эшне бик яратып, белеп, теләп эшли", - ди директор урынбасары Ленина Шәфигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250