Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Җәйләр Балтач балаларына шатлык кына китерсен

Озын уку елыннан соң һәр бала җәйне көтеп ала. Шуңа күрә, 1июнь - Балаларны яклау көнен җәй башында ук билгеләп үтүебез юкка түгел.

Балаларны яклау көне уңаеннан Балтач бистәсендә дә бик матур чара үтте. Каникулларның шундый күңелле чара белән башланып китүенә балалар чиксез шат иде. Халыкара балаларны яклау көне районның барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дә бәйрәм ителде. Мәктәп каршында үз эшләрен башлап җибәргән лагерьларга йөрүче малайлар һәм кызлар да үз бәйрәмнәрен оештырды.
Балаларыбыз яхшылап ял итсеннәр, көч тупласыннар өчен, бу чорда да без, өлкәннәрнең кайгыртуы сорала. Җәй - ял гына түгел, балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен дә иң әйбәт вакыт бит. Шул уңайдан район мәгариф идарәсе аша быел 868 бала көндезге мәктәп яны лагерьларында, 90 бала җәйге ял һәм хезмәт лагеренда, ә "Романтик"та өч сменада 340 бала ял итәчәк. Анда балаларны физик яктан үстерү, ял иттерү, сәламәтлекләрен ныгыту өчен бик яхшы шартлар тудырдылар. Саф урман һавасы үзе үк шифалы. Моңа өстәп, көндәлек режим, тулы кыйммәтле туклану, физкультура һәм спорт, төрле тәрбия чаралары…

"Романтик"та беренче смена 12нче июньдә ачыла. 18 көн дәвам итәчәк. Икенче смена исә 4нче июльдән 24енә кадәр дәвам итеп, 120 баланы кабул итәчәк. Өченче сменада исә балалар 26нчы июльдән 1нче августка кадәр ял итәчәк.

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге аша 3-10нчы август көннәрендә "Хыял" палаткалы лагере эшли.

Республиканың Яшьләр эшләре, спорт, туризм министрлыгының палаткалы "Йолдызлы десант" лагере 9-15 август көннәрендә Питрәч районында узачак.

Хезмәт сөючән гаиләдә тәрбияләнеп үсә торган балалар, киресенчә, җәйге чорны-акча эшләп алу айлары буларак көтә. Район мәшгульлек үзәге "Сосна", "Игенче", "Кама", "Дуслык", "Агрохимсервис", "Ушма" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, "Төзекләндерү" оешмасы белән килешү төзеп, 100дән артык баланы эшкә урнаштырачак. Азкеремле гаиләләргә исә социаль яклау бүлеге аша балаларын бушка шифаханәләрдә ял иттерү мөмкинлеге бар.

1949 елда ук Парижда хатын-кызларның демократик федерациясе тарафыннан уйлап табылган Халыкара Балаларны яклау көне бәйрәм итүне генә күздә тотмаган. Башта ул, сугыштан соңгы елларда яшәгән балаларның сәламәтлеген кайгырту максатыннан уздырылган. Хәзер дә аның максаты бер - балалар тормышында була торган катлаулы мәсьәләләргә, бигрәк тә әти-әнисез калган, яки авыр хәлле гаиләләрдә яшәүче балалар проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү.

Бала бала инде, аның тормыш тәҗрибәсе юк, ул күп вакыт нәрсәне эшләргә ярамаганны белми. Малай-кызларыбызны төрле бәладан, бәхетсезлектән саклау, беренче чиратта, ата-ана бурычы. Олылар, уку чорында гына түгел, җәй көннәрендә балаларны күз уңыннан югалтып җибәрмәсен иде. Көнозын диярлек болай да урамнан кермәгән малай-кызларның кайберләре төннәрен дә өйләренә ашыкмый. 2011 елдан 18 яше тулмаган балаларга җәйге айларда кичке сәгать 11дән иртәнге 6га кадәр, елның башка фасылларында кичке 10нан алып иртәнге 6га кадәр өлкәннәрсез урамда, җәмәгать урыннарында йөрү тыела. Ул-кызларына күз-колак булмаган әти-әниләргә исә штраф яный.

Кыскасы, балаларны һәм яшьләрне алда озын каникуллар көтә һәм аны, еллар үткәч тә сагынып искә алырлык булсын өчен, файдалы һәм мәгънәле итеп үткәрергә кирәк. Җәй хәвефсез үтсен, нәниләребез бәлага тармасын, шуңа да аларны бер дә игътибарсыз калдырмыйк. Ямьле җәй балаларга шатлык кына китерсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250