Хезмәт

Балтач районы

18+
Мәгариф

Юл кагыйдәләрен белү генә аз, үтәргә дә кирәк

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2016 елның 11 аенда Татарстан юлларында балалар катнашында 561 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 12 баланың гомере өзелгән, 590ы төрле тән җәрәхәтләре алган.

Гадәттәгечә, җәяүле балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре мәктәпләрдә каникуллар чорында күбәя. Әлеге хәл балаларның күбрәк вакытын урамда уздыруы һәм еш кына юл читләрендә уйнаулары белән аңлатыла. Машина йөртүчеләр бигрәк тә каникуллар чорында, балаларның теләсә-кайсы почмактан көтмәгәндә юлга килеп чыгу ихтималын онытмасыннар иде. Кыш көне балалар чана шуарга яраталар, ләкин ясалма тауларның юлга, ә димәк машина тәгәрмәчләре астына килеп чыгуы да бик ихтимал. Шуңа да әти-әниләр балаларының кайда уйнауларына да зур игътибар бирсәләр иде.
Бала үзе генә урамда йөри белә башлаганчы, аны әти-әнисе озатып йөри. Ләкин бу очракта да әти-әниләрнең юл кагыйдәләрен белеп, аларны төгәл үтәүләре сорала. Шулай ук балаларыбызның киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар да беркетергә онытмыйк. Тәүлекнең караңгы вакытында шоферларга ерактан ук күренеп торучы әлеге элементлар күп кенә гомерләрне саклап калырга да сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250