Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Юллар имин булсын (фото)

Районыбызда мәгариф идарәсе тарафыннан 25 августыннан 25 сентябрьгә кадәр куркынычсызлык айлыгы игълан ителде.

Шушы айлык кысаларында балалар бакчаларында да күп чаралар уздырыла. Мисал өчен, Кариле авылы балалар бакчасының уртанчылар төркемендә "Юллар имин булсын" дигән шөгыль уздырылды. Шөгыльнең максаты - балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча алган белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту, кагыйдәләрне үтәргә күнектерү, уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтен үстерү иде. Шулай ук әти-әниләр өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча мәгълүмат тупланган стенд та куелды, юл-транспорт һәлакәте булдырмау турында әңгәмәләр уздырылды.
Юлда йөргәндә игътибарлы булу турында уен-дәресләр балалар бакчасында бер ай дәвамында гына түгел ел буе алдан планнаштырып алып барыла. Дәресләргә әкият персонажлары "килү", заманча информацион технологияләрне куллану балаларның игътибарын тупларга, аларны активлаштырырга ярдәм итә.

Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре
Фирдания Зарипова,
Илсөяр Газизова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250